Минзәлә
  • Рус Тат
  • 122 номерына шалтыратып, “Лилия” дән консультация алырга була

    Минзәлә районы буенча агымдагы елда “Халык контроле” нә 117 мөрәҗәгать кергән, шуларның 105е хәл ителгән, дүртесе буенча – нигезле баш тартылган, җидесе –планлаштырылган, берсе – эштә.

    (Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

    ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен халык проблемаларын оператив хәл итү буенча “Халык контроле” сервисындагы яңалыклар һәм яңа мәгълүмати системалар кертү турында брифинг үткәрелде.

    Агымдагы елда дәүләт мәгълүматлар системасына халыктан 72 меңнән артык мөрәҗәгать кергән.

    –“Халык контроле” системасына 60 категория буенча заявка калдырырга мөмкин. Иң популяр категорияләр: ”Территорияне төзекләндерү”, “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау”, “Юл хәрәкәтен оештыру”. “Уңайлы мохит” буенча да хәл итәсе проблемалар күп, – диде ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская.

    Шушы көннәрдә COVID-19 буенча республикада модернизацияләнгән кайнар линия эшли башлады.

    –Консультация кирәк икән, 122 номерын җыеп (гадәти телефоннан да, кәрәзле телефоннан да шул номер), контакт-үзәк белән элемтәгә керергә була. Сменага 50 оператор эшли, алар республика халкыннан көн саен 1000гә якын шалтырату кабул итә. Элеккеге 8 800 222-59-00 номеры шулай ук эшләвен дәвам итә, – дип тәүлек буена эшләүче контакт-үзәккә мөрәҗәгатьләр динамикасы белән таныштырды Татарстан элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

    Әлеге үзәккә “Миндә коронавирус, нишләргә”; “Коронавируска тестларны кайда тапшырырга мөмкин”; “Ковидка анализ тапшыру өчен ничек әзерләнергә”; “Авырулар белән аралашканнан соң үзеңне ничек тотарга?” кебек сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр.

    122 номерына шалтыратып, кабат “3”санын җыйганнан соң татарстанлыларга телефон роботы “Лилия” дә консультация бирергә булыша. Хәзер ул гомуми характердагы 67 сорауга җавап бирә ала. Алга таба ул 100гә җиткереләчәк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: