Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

20 ноябрь – Транспорт хезмәткәрләре көне

Районыбызда халыкка транспорт хезмәтен Минзәлә автотранспорт предприятиесе күрсәтә.

Октябрь аенда барлык машина йөртүчеләр белән бергә әлеге предприятие хезмәткәрләре дә традицион рәвештә Автомобильчеләр көнен билгеләп үткән булса, 20 ноябрьдәге Транспорт хезмәткәрләре көнен дә үз һөнәри бәйрәмнәре кебек кабул итә алар. Әлеге бәйрәмнәре уңаеннан автотранспорт предприятисе директоры Рамил Кәримов белән әңгәмә кордык.

Әңгәмәдәш – Дифиза НУРИЕВА

–Рамил Габдулхакович, Автомобильчеләр көне һәм Транспорт хезмәткәрләре көннәренең барлыкка килү тарихы белән таныштырып китсәгез иде.

– Шәһәребездә һәм районыбызда пассажирлар йөртү буенча хезмәт күрсәтүче бердәнбер коллектив буларак, без ялгыз түгел һәм күп кенә автотранспорт предприятиеләре белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз. Үзебезнең һөнәри бәйрәмебез итеп Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көнен саныйбыз һәм, традиция буенча, аны октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәмгә нигез салынганнан бирле ул бик күп үзгәрешләр кичерде. Ә аның тарихы совет чорына ук барып тоташа. 1976 елның 15 гыйнварында шоферларның үз һөнәри бәйрәмнәре булмавына зарланучы гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, СССР Югары Советы Президиумының “Автотранспорт хезмәткәрләре көне турында”гы Указы чыкты. Дүрт елдан соң хөкүмәт “Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы башка Указга кул куйды, шуннан соң бәйрәм “Автомобилчеләр көне” дип үзгәртелде. 1996 елда хакимият автомобильчеләрнең һәм юл төзелеше хезмәткәрләренең  көннәрен берләштерергә карар кыла, ләкин бу озакка бармый. 2000 елда РФ Президенты бәйрәмнәрне бүлү турындагы Указга кул куя: юлчыларга октябрьнең өченче якшәмбесен бирәләр, ә автомобильчеләргә дүртенчесен калдыралар.  2012 елда шоферларны яңадан берләштерергә карар кылдылар – бу юлы шәһәр җәмәгать транспорты хезмәткәрләре белән бергә. Әмма бәйрәм тарихы моның белән генә тәмамланмый: 2020 елның ноябрендә Россиядә яңа һөнәри бәйрәм – Транспорт хезмәткәрләре көне барлыкка килде. Ул Россиянең транспорт структурасының төрле төрләрен берләштерә һәм һәр төр транспортның мөһимлеген ассызыклый.

–Транспорт хезмәткәре көне уңаеннан нинди теләкләрегез бар.

–Хезмәткәрләрнең барысы да: автобус йөртүчеләр, ремонтлау механикасы остаханәсе автослесарьлары, ОТК контролерлары,  кондукторлар һәм ИТР хезмәткәрләре тулы хокук белән Транспортчылар көнен билгеләп үтәләр! Коллективыма шулай бердәм булып, тырышып хезмәт куйганнары, кирәкле сәгатьтә ярдәмгә ашыкканнары өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Юлларда ашыгырга кирәкми. Үз эшеңә һәрвакыт уйлап һәм аек акыл белән якын килергә кирәк. Өлкән буын, предприятие ветераннары алдында тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклекләре өчен баш иябез. Безне онытмаган, җылы һәм игътибарлы булган һәркемгә рәхмәт. Сезнең кайгыртучанлыгыгызны һәм ярдәмегезне кадерлибез. Сездән бөркелгән җылылык тирә-юньдә дуслык атмосферасы тудырсын, кешеләрне берләштерсен һәм шатлык белән тутырсын. Пассажирларга исә, сораулар туган очракта, аны безгә яңгыратуларын сорыйбыз, бер-беребез белән аралашу вакытында гына без килеп туган  проблеманы хәл итә алачакбыз. Барыбызга да сәламәтлек, уңышлар телим. Һәркайсыбызны игелек, шатлык һәм бәхет белән тулган җылы һәм якты өе көтеп торсын.

Рамил Кәримов белән әңгәмәнең тулы вариантын газетабызның җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев