Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2012 елдан башлап 21 апрель җирле үзидарә көне дип игълан ителде

Шушы уңайдан без Җирле үзидарә сезнең өчен нәрсә ул?“ дигән сорау белән берничә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттек.

Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:

-Авыл җирлеге башлыгы авыл кешесенең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, һәр мәсьәләнең чишелешен табучы, авыл җирлегенең чын хуҗасы. Бездә ике авыл бар, проблемаларын беләм, без аларны район, республика җитәкчелеге белән берлектә хәл итәбез. Районыбызда биш авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кыз бар. Без җирлектәге көндәлек тормышны көйләп бара алар. Җирлектә эшләүче эшмәкәрләр зур таяныч. Шуларның берсе Нәсим Дәүләтов, нинди генә чара булмасын, аңа мөрәҗәгать итәм. Минем үтенечемне кире какмый.

Рөстәм Газизҗанов, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы:

-Җирлектә “Заиковский” хуҗалыгы булганга бик сөенәм. Радик Фәттахов җитәкчелегендәге алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе ул зур терәк. Җирлек составында җиде авыл бар, һәр авылның үз үзенчәлеге. Татарлар, марилар, руслар дус-туганнарча яшиләр. Ике мәктәп, мәдәният йортлары, балалар бакчалары коллективлары белән тыгыз элемтәдә яшибез. Үземнең кул астында эшләүчеләрем хезмәт сөючән кешеләр.  Җирлектә соңгы елларда күп кенә йортлар төзелде, социаль объектлар, юллар салынды.

Хәлил Нәбиуллин, Кадрәк авыл җирлеге башлыгы:

-Кадрәк җирлеге минем өчен туган ягым, Яңа Тәкермән туган авылым, монда тудым, мәктәпкә йөрдем, үстем, мондагы һәр агачны, һәр куакны беләм. Өстәвенә һәр күрше, якташ кайгысын, авыртуларын беләм. Үзем эшләгән елларда авылларыбыз үзгәрде, күп кенә социаль әһәмияткә ия объектлар барлыкка килде, бездә модульле ФАП, модульле ветеринария пункты, полиция участогы йорты һәм узган ел гына да җирлек өчен бина төзелде. Урамнарны төзекләндерү, авыл урамнарына яктырткычлар кую буенча да зур эш башкарылды. Безгә эшләү өчен бөтен шартлар да тудырыла. Мәсәлән, эшләү дәверендә ике мәртәбә “Нива” машинасы бирделәр. Грантлар, субсидияләр, үзара салым программасы... һәм башкалар. Авыл халкы белән аңлашып, килешенеп эшлибез. Тик менә җирлектә эшләүче агрофирманың ярдәме генә тими.

Айрат Галимов, Аю авыл җирлеге башлыгы:

- Авыл җирлеге башлыгы булып эшләү зур дәрәҗә, җаваплы дияр идем. Аю авылы җирлеге тыныч, шөкер, аңлашып яшибез җирлек халкы белән.  Дәгъва белдерүчеләр булса, дөрес итеп кабул итәм. Җирлектә булган һәр мәсьәне уртага салып сөйләшеп, аңлашып эшлибез. Район җитәкчеләренең дә авыл кешеләренә яхшы мөгаләмәсен тоеп эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев