Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

26 апрель көнне ил буенча Чернобыль корбаннарын искә алу чаралары үтә

1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша.

Алар арасында минзәләлеләр да була. Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан минзәләлеләрнең саны - 25 кеше.

Минзәләдә дә радиация һәлакәтләре һәм аварияләре корбаннарына куелган монумент янында чернобыльчеләр, мәрхүмнәрнең якыннары, патриотик оешмалар җитәкчеләре быел һәлакәтнең 33нче Хәтер көненә җыелдылар. Анда шулай ук район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова катнашты.

Монумент янында фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Ел саен 26 апрель көнне биредә очрашу традициягә әверелде, тик чернобыльчеләрнең сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Бүгенге көндә арабызда булмаганнарны искә алыйк, исәннәргә сәламәтлек телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев