Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

26 май – Бердәм алдан тавыш бирү көне

Бу атнада, 26 май көнне, мөһим сәяси чара –Бердәм алдан тавыш бирү көне була. Минзәлә районы территориясендә 8 сайлау участогы эшләячәк: 5се авыл җирлекләрендә, 3се шәһәрдә –1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәпләрдә.

Тавыш бирү иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр үткәрелә.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 8 сентябрьдә булачак VI нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырыла.

Беренче тапкыр алдан тавыш бирү процедурасы 2011 елда РФ Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе вакытында тормышка ашырылган иде.

Праймериз шулай ук 2014 елда V нче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан, 2016 елда  7 чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда үткәрелгән иде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, элек әлеге процедура партия эчендә алдан тавыш бирү дип аталып, ябык формада үтә иде. Кандидатлар өчен тавыш бирүчеләрнең саны һәм персональ составы чикләүле һәм алдан ук билгеләп куела иде.

Хәзер “Бердәм Россия” партиясе әлеге процессны ачык формада үткәрә.

26 майда теләге булган һәрбер сайлаучы кандидатлар өчен үз тавышларын бирә ала.

Татарстанда бу көнне 400 хисап участоклары эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев