Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

4 июньдә Калморза авылында яшүсмерләр арасында районара көрәш турниры үтәчәк

Калморза авылында Авыл көне быел 4 июнь көнне булачак.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бәйрәм 13 сәгатьтә башланачак. Оештыручылар бәйрәм программасына зур яңалык керткәннәр- биш районнан 2009 елдан соң туган үсмерләр өч үлчәү авырлыгында көч сынашачак. Призлар да мулдан була икән. Олылар арасындагы көрәшкә бары тик "Калморза" хуҗалыгында хезмәт куючылар гына кертеләчәк дип сөйләделәр!
Мәхәсим Вәлиев, оештыру комитеты әгъзасы:
- Бу көнне ат чабыштыру да, башка уеннар да булачак, билгеле.Әмма без көрәшкә яңа төсмер бирергә омтылдык. Малайлар мәйданнан сарык күтәреп чыкса, балалар арасында көрәш белән шөгыльләнүчеләр артыр, бәлки.
Бәйрәмгә барлык район халкын чакырып калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X