7 нче “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр батарейка җыеп тапшырдылар
Шәһәребезнең 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ел саен “Батарея җый-керпене коткар” акциясендә катнашалар.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
Быел да бу балалар бакчасына йөрүче балалар барысы 23 килограмм батарея җыеп “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалының складына тапшырдылар. Батареялар җыюда Ралина Шайгарданова, Амелия Ситдикова һәм башка балалар активлык күрсәтте.
-Бу акция безнең балалар бакчасында сентябрь аенда башланган иде, сигез ай эчендә 23 килограммнан артык батарейка җыелды. Акциядә балалар һәм аларның әти-әниләре бик теләп катнаштылар, балалар өйләрендә батареяларның тузганнарын түземсезлек белән көтеп тордылар,-ди тәрбияче Ландыш Вагизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев