Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

90 яшьлек тыл хезмәтчәне Халисә Якупова адресына матур теләкләр яңгырады

Чулпан авылында яшәүче тыл ветераны Халисә Ильяс кызы Якупова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

(Флүрә Мусина, Минзәлә-информ)
Николаевка авыл җирлеге башлыгы Михаил Боков юбилярны котларга ветеранның өенә килде.
Халисә Ильяс кызына Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район хакимияте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләде.
Халисә әби сугыш елларында үз башыннан кичкәннәрне сөйләде. Ул бөтен көчен биреп тылда эшли. Үзенең тырыш хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә, "Хезмәт ветераны", "Тыл хезмәтчәне" исемнәренә лаек була.
–Туксан яшь – ул бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки бер гасырга якын гомер юлы үтү һәркемгә дә насыйп булмый. Сезгә исәнлек-саулык телибез, тормыш сөючәнлек, күңел күтәренкелеге беркайчан да бетмәсен, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын, игътибарын тоеп яшәргә язсын, дигән теләкләр яңгырады юбиляр адресына бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев