94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов сайлау участогында үз тавышын бирде
Минзәлә шәһәренең 1978 нче санлы гимназия бинасында урнашкан сайлау участогына иртәнге сигездән бирле сайлаучылар агыла.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Илебез киләчәгенә битраф булмаган минзәләлеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов та бар. 94 яшендә булуга карамастан ветеран бүген дә сафта: үз аякларында йөри, аек акыл белән фикерли, киләчәгебез өчен борчыла.
Михаил Тихонов:
–Бер сайлауны да калдырганым юк, мин моны ил алдындагы изге бурычым дип кабул итәм. Яшьләргә дә сайлауда катнашып, үзләре лаеклы дип тапкан кандидатларга тавыш бирергә чакырам. РФ Дәүләт Думасына гадел, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырдай һәм ышанычын аклардай кешеләрнең килүен телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев