Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ачык ишекләр сезоны

Салкыннар җитү белән шәһәребезнең күпкатлы йортларында ачык ишекләр сезоны башланды. Күпфатирлы йортларда җылылыкны саклау бик кыен - кемдер подъезд ишеген ябарга оныта, кемдер песиен яисә этен караучысыз чыгарып җибәрә. Өзлексез үтәли җил исеп торганлыктан, подъезддагы температура урамныкыннан әлләни аерылмый.

Бу көннәрдә иҗат төркемебез шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева белән берлектә шәһәрлеләрнең температура режимын ничек саклауларын үз күзләребез белән күрү максатыннан рейдка чыкты. Бу көнне без Атлар мәйданында һәм Изыскательләр бистәсендә булдык.

Беренче булып Чернышевский урамындагы 67 Б йортына туктадык. Подъезд ишеге безне рәхим итеп керегез, дигәндәй, шыр ачык килеш каршылады. Бу йортта яшәүчеләр үз фикерләре белән бүлештеләр: "Без беренче катта яшибез, подъезд ишеге ачык булганда җил бик нык өрә, әлбәттә. Әмма тимер ишек шулкадәр каты шакылдый ки, йоклый да алмыйбыз, без бит өлкән яшьтә инде".

Каршыдагы йортта күптән түгел генә капиталь ремонт ясалды. Биредә дә шул ук хәл - ишек шыр ачык. Ишектән кереп баручы ир-ат әле яңа гына эштән кайтуын бәян итеп: "Димәк, салкын түгел. Мин үзем ишекне гел ябып йөрим", - диде. Тукай урамындагы 61 нче йортның да подъезд ишеге ачык. Шушы йортта яшәүче Вера Владимирова ишекне ябып йөрүен әйтте һәм: "Кайчак подъездда начар ис килә, бераз җилләтү өчен ачып торабыз да, яңадан ябабыз", - дип өстәде. Атлар мәйданындагы йортларның барысында да диярлек ишекләр ачык булып чыкты.

Изыскательләр бис-тәсендә вәзгыять бераз яхшырак. 1/5, 1/6, 1/8 нче йортларда ишекләр ябык. Биредә яшәүче халык урамнан подъездга керүгә ишекләрне ябарга онытмый. 4/5 йортында яшәүче Александр Погорелов белән сөйләшеп алдык. "Ни өчен ишекләр ачык?" - дигән сорауга без мондый җавап ишеттек: "Үзем икенче катта яшим, ә беренче каттагылар ишек шакылдавына зарланалар. Үзләре чыгуга, ишек каты итеп шакылдый. Ни хәл инде бу? Җитмәсә, моңа кадәр торган пружинаны кемдер салдырып куйган".

Күршедәге 4/6 нчы йорт. Ишектән чыгучы ир-ат шул ук сорауга болай диде:

- Халык ишекне ябып йөрергә иренә.

- Үзегез ник япмадыгыз соң?

- Уйланып киткәнмен. Башымда башка уй, дөресен әйткәндә, хәтта игътибар да итмәдем.

Әмма безнең сүзләрдән соң кире борылып ишекне япты үзе.

Көз ахырында идарәче компания күпфатирлы йортларны кышка әзерләү буенча эш алып барды: ишекләрне җылытты, пружиналар куйды, подъездларда җылылык саклансын өчен подвалларны япты. Халыкның үзләре яшәгән йортларга игътибары җитмәвен без үз күзләребез белән күреп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев