Айдар Салахов район хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре эшчәнлеге белән танышты
Хуҗалыклар эшчәнлеге, авыл җирлекләре тормышы — һәрдаим район җитәкчелеге контролендә. Аеруча аграр тармактагы иң мөһим чор — урак вакытында.
Районыбыз кырларын эшкәртүче «Август-Минзәлә», «Әнәк», «Заиковский», «Калморза», «Мензелинские зори», «Кама беконы» җитәкчелеге вәкилләре һәм хезмәтчәннәре белән бу атнадагы очрашуында район башлыгы Айдар Салахов урып-җыю эшләрен һава торышы уңай булуыннан файдаланып, мөмкин кадәр тизрәк башкарырга кирәклеген искәртте.
Комбайнчылар белән очрашуда урып-җыюда катнашучы хезмәткәрләрнең кызыксынуын арттыру максатларында премия быел да булдырылуы билгеләп үтелде. Шулай ук пай җирләре өчен түләүләр мәсьәләсе дә күтәрелде. Бикбауда «Калморза» хуҗалыгы пайчыларына икмәк бирә башлаганын хәбәр иткән идек инде.
Хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмәдә Айдар Салахов аеруча махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәръяклап ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртте.
Эшкәртелмичә калган җирләрнең хуҗаларын табып, чәчү әйләнешенә кертү, авыл җирлекләрендә үз эшләрен алып баручыларга ярдәм итү, дәүләт программаларында катнашып, авылларның социаль-инфраструктур йөзен яхшырту буенча эшләр дә дәвам итә. Әле кызу урак өсте чоры булса да, көзге һәм кышкы ягулык сезонына да әзерләнергә вакыт җитте.
Урыннардагы очрашуларда авыл халкы, хуҗалык хезмәтчәннәре өчен шушы һәм башка мөһим темалар буенча сүз барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев