Айдар Салахов Татарстан Инвестицион үсеше агентлыгында Минзәлә районының өстенлекләрен һәм дүрт үсеш ноктасын атады
Минзәлә районы делегациясе ТР Муниципаль инвестицион сәгать проектында катнашты
Татарстан Инвестицион үсеше агентлыгында туры эфир форматында узган чарада Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов доклад белән чыгыш ясады. Ул районның социаль-икътисадый үсеше, тормышка ашырылучы инвестицион проектлар белән таныштырды.
— Без үзебезнең инвессторларда кызыкысыну уятырлык өстенлекләребезне билгеләдек. Болар: географик урын, уңдырышлы җирләр, үсеш алучы авыл хуҗалыгы тармагы, 3 урта уку йорты булуы, үсеш алган социаль инфрастуктура. Үзебез алдында түбәндәге үсеш нокталарын билгеләдек: авыл хуҗалыгы, юл буе сервисы инфраструктурасын үстерү, сәнәгать парклары үсеше һәм туризм, — диде район башлыгы.
Үз докладында «Кама беконы», «Август» компанияләре, «Заиковский», «Калморза» хуҗалыклары, КФХ «Илнур», «Восток» кооперативы, «Мензелинск бройлер», Хуҗәмәт РМЗ эшчәнлеге хакында сөйләде. Төрле тармакларда эшләүче предприятиеләрнең НДФЛ җыюлуга, шул рәвешле район бюджеты тулылануга һәм социаль тормышы үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Урта һәм кече бизнес, шул исәптән җәмәгать туклануы предприятиеләре, төзелеш тә районда үсеш ала. Районның үзмәшгульләре белән таныштырып, Айдар Салахов Илиза Абдулаева бизәкле яканы, Лилия Петрованың балын тәкъдим итте. Районда эшмәкәрләргә, инвесторларга нинди шартлар булганлыгы турында сөйләде.
Чара район башлыгы Айдар Салаховның туган көненә туры килде. ТР Инвестицион үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миннуллина аны әлеге дата белән котлады, доклад буенча сораулар бирде. Аерым алганда, районның балыкчылык тармагы хакында кызыксынды. Шулай ук районыбызның эшмәкәре, МХО да катнашучыларга даими рәвештә күчтәнәч җибәрүче Луиза Токареваның чәкчәгенә игътибар юнәлтте.
Очрашуга «Изыскатель», «Минзәлә» сәнәгать мәйданчыклары идарәче компанияләре җитәкчеләре Александр Леванов һәм Дамир Каюмов барганнар иде. Александр Леванов үзләренең бөтен Россия күләмендә танылу алган су продукцияләре белән таныштырды. Киләчәккә санаторий проекты булуы, аңа инвестицияләр таләп ителүен хәбәр итте. Дамир Каюмов «Минзәлә» промпаркында башкарылучы бизнес һәм туризм өлкәсендә проектлар белән таныштырды. Үзенең туризм проектларының Россия гражданнары белән беррәттән чит ил кунакларында да кызыксыну уятырлык икәнен билгеләп үтте. Җир рәсмиләштерү, финанс мәсьәләләре хәл итәсе бар. Талия Миңннуллина әлеге мәсьәләләрнең эшкә алыначагын әйтте.
Район территориясе аша яңа М12 трассасы үтү юл буе сервисы үсешенә яхшы йогынты ясый. Әлеге юнәлештә эшләре IRBIS, Наиком компанияләре районда үзләре тормышка ашыручы проектлар белән таныштырдылар. Район башлыгы аларның бизнес белән беррәттән, социаль тормышта да катнашуын билгеләп үтте. Шулай ук IRBIS вәкиле үзләренең нокталарында җирле җитештерүчеләрнең продукцияләре сатылуга да кызыксыну булуын әйтте.
Муниципаль сәгать кысаларында белгечләрдән, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән район икътисадына кагылышлы сораулар, эшмәкәрләргә рекомендацияләр яңгырады. Терлекчелекә кагылышлы сорауларның җавап биргәндә «Кама Беконы» вәкиле сөт җитештерү күләме тиешле дәрәҗәгә җиткәч, сөтне эшкәртү проектына да кызыксыну булуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев