Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Актанышлылар бик шәп концерт куйдылар

Кунак ашы-кара каршы дип актанышлылар безгә килделәр.

Концерт башланыр алдыннан тамашачыларны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева сәламлады. Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хабибуллин  сүз алып болай диде:

-Менә сезгә бүген Актаныш районы үзешчән сәнгатьтә катнашучылары концерт куячак. Актанышлылар иген иүдә дә, терлекчелектә дә,   үзешчән сәнгатьтә дә республикада алда баралар, сынатмыйлар. Актаныш районы  гел татарлардан гына тора, ә Минзәлә районында күп милләтле халык яши. Бу ике районның дуслыгы тагын да ныгысын. Концерт карап, күңел ачып, матур ял итегез!

  Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге ял паркында Актаныш районының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары зур концерт куйды. Минзәләлеләр аларга кушылып җырладылар, биеделәр, вальс әйләнделәр.  Бу концерт Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Дуслык күпере” проекты нигезендә үткәрелде.   Актанышлылар  бик эчтәлекле концерт әзерләгәннәр, тамашачылар аларны зур алкышларга күмделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев