Актанышта закон сагында торачак
Кичә якташыбыз Сергей Александрович Назаров Актаныш районы прокуроры булып эшли башлады.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Минзәләдән киткәч, аның моңарчы кайда эшләгәнен туганнары, хезмәттәшләре генә белде. Серне ачабыз, ул вакытлыча Азнакайда прокурор вазыйфаларын башкарган иде.
Сергей Назаров 1980 елда Минзәлә шәһәрендә туган. Казанда Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, хезмәт юлы Минзәлә районы белән генә бәйле. 2006-2009 елларда прокурор ярдәмчесе, 2013 елга кадәр өлкән ярдәмче, 2013 елдан район прокуроры урынбасары булып эшләде. Якташыбызга Актанышта закон сагында торганда нәтиҗәле хезмәт телик.
Сүз уңаенда әйтик, соңгы елларда Минзәләдә эшләгән яшь кадрларның инде өченчесе башка районга прокурор итеп билгеләнә.
Исегезгә төшерәбез, Актанышта прокурор булып эшләгән Рамил Аскаров безнең район прокуроры булып эшли башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев