Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аларның фигуралары яңгырда эреми

Күпләрегез игътибар иткәндер быел район администрациясе каршында кар сыннары урынына төрле фигуралар пәйда булды. Әлеге фигураларны шәһәребезнең коррекция-интернат мәктәбендә эшләүче хезмәткәрләр ясадылар. Бу фигураларны ясау өчен Владимир Сергеевич Никитин, Вячеслав Александрович Суздалев мәктәптә кул астында булган фанерадан каркасларын беркетәләр. Каркасны җыйганнан соң эчендәге куышлыкка салам тутырылган капчыкларны урнаштыралар. Аннары күбек...

Күпләрегез игътибар иткәндер быел район администрациясе каршында кар сыннары урынына төрле фигуралар пәйда булды. Әлеге фигураларны шәһәребезнең коррекция-интернат мәктәбендә эшләүче хезмәткәрләр ясадылар. Бу фигураларны ясау өчен Владимир Сергеевич Никитин, Вячеслав Александрович Суздалев мәктәптә кул астында булган фанерадан каркасларын беркетәләр. Каркасны җыйганнан соң эчендәге куышлыкка салам тутырылган капчыкларны урнаштыралар. Аннары күбек сиптереп фигуралар рәвешенә китерәләр. Фигура әзер булгач кисү, рәсем сәнгате, башлангыч класслар укытучысы һәм декоратив кулланма сәнгать түгәрәген алып баручы Светлана Степановна Махмутова баллонлы аэрозоль белән сиптереп буый. Бер фигураны ясарга өч көн вакыт кирәк икән. Булдыклы хезмәтчәннәр быел гына да район администациясе каршына 6 төрле фигура, ә үзләренең мәктәп янына Кыш бабай һәм кар кызы, Снеговик фигурасы ясап куйдылар. Бу уңганнар ясаган фигуралар мәктәп яны территориясен бизәп торалар, мәктәптә укучы балалар ял итү зонасында фигураларга карап сокланалар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: алар ясаган фигуралар яңгыр яуганда һәм җылы кояш астында эреп бетмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев