Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алдынгы авыл җирлекләре

Узган ел нәтиҗәләре буенча район авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәя бирелде. Рейтинг нәтиҗәләре буенча Наратлы Кичү һәм Юртау авыл җирлекләре - өченче, Югары Тәкермән һәм Николаевка - икенче урыннарны бүлеште. Барлык критерийлар буенча Әтрәкле авыл җирлеге беренче урынны яулады. Таләп һәм критерийларга килгәндә, алар күпкырлы. Шәхси хуҗалыкларда күпме терлек асрала, җитештерелгән...

Узган ел нәтиҗәләре буенча район авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәя бирелде. Рейтинг нәтиҗәләре буенча Наратлы Кичү һәм Юртау авыл җирлекләре - өченче, Югары Тәкермән һәм Николаевка - икенче урыннарны бүлеште. Барлык критерийлар буенча Әтрәкле авыл җирлеге беренче урынны яулады.

Таләп һәм критерийларга килгәндә, алар күпкырлы. Шәхси хуҗалыкларда күпме терлек асрала, җитештерелгән продукция күләме, республикакүләм программаларда катнашу, гаилә фермалары, торак, юллар төзелеше, су белән тәэмин ителеш, салымнар түләү - берсе дә күз уңыннан читтә калмаган. Җирлекләрдәге мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге казанышлар да исәпкә алынган.

Алга таба мондый рейтинглар ай саен ясалачак, кварталга бер тапкыр җиңүчеләр билгеләнәчәк. Квартал нәтиҗәләре буенча да авыл җирлекләре башлыклары премияләрне тигез итеп түгел, ә рейтинг нәтиҗәләре буенча алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев