Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алдынгы комбайнчыларга ТАТМЕДИА вымпеллары тапшырылды

Беренче вымпелларга "Калморза" хуҗалыгы алдынгылары лаек булды.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")

Район газетасы коллективы ел саен урак чорында комбайчыларның хезмәтен күтәрү, үстерелгән ашлык алар кулында икәнлеген башкаларга җиткерү өчен күрсәткечләре югары булган комбайнчыларга вымпеллар тапшыра.

Язын югары технологияләрне намус белән үтәгән "Калморза" хуҗалыгы игенчеләре ,корылык алып килгән елда да район, республика күрсәткеченнән зурырак уңыш алып, уракны ла югары темпларда алып баралар.Биредә игеннәрнең 60 проценттан артыгы суктырылган инде.

Оператив эшлиләр биредә.Вымпелларны да бер басуны бетереп икенчесенә күчер алдыннан,кичке ашка туктаган арада гына тапшыра алдык.

Сүз уңаенда, басуда эшләгән кеше көненә ике тапкыр туклыклы, тәмле ризык ашый.Бәясе- символик тиеннәр!!!

Безнең шартлар буенча, беренче өч вымпел һәм фирменный кружкалар биш мең цетнер ашлык суктыручыларга бирелергә тиеш иде. Комбайнчыларның басудан басуга бик тиз күчеп йөрүләре тантаналы мизгелләрне бераз кичектерде. Районда биш мең центнер күләмен "Калморза"дан Андрей Кауров, Илнар Батыршин һәм Иван Буреевлар үтте. Бүген ТАТМЕДИА ның Минзәлә филиалы Урак Батыры вымпеллары аларның хезмәттәшләре- Зиннур Гыйльфанов,Индус һәм Илгизәр Ярмиевларга,Юрий Колпаковка,Айгиз Мөбаракшинга да тапшырылды.

Радик Мөхәммәтов, хуҗалыкның баш агрономы:

-Мин егетләрнең эшләреннән бик канәгать.Суктыру туктап торган арада аларның үзләренең тракторларына утырып җир эшкәртә башлыйлар.Һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер.Бердәмлек булганга гына без көчле.Әтиләрен уллары алыштыра.

Алар барысы да үз комбайннарыннан 11 мең центнер ашлык суктырырга өлгерделәр.Үз хезмәтләре белән шактый хезмәт хакы алу өстенә(биредә хезмәткә түләү министрлык рекомендацияләреннән югары) район башлыгы Айдар Салахов булдырган премиялек тә эшләделәр инде.

Район басуларында эшләүче җитмештән артык комбайнчы күрсәткечләре 200- 900 тонна ашлык суктырып алдылар инде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X