Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашлама кертергә өлгергән хуҗалыклар оттылар

Чөнки ашлама кар сулары, яңгыр белән тизрәк эри.

(Минзәлә, 2 апрель, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев) Районыбыз хуҗалыкларында 1236 гектар күпьеллык үләннәр, 8484 гектар көзге культуралар аммиак селитрасы белән тукландырылды. Күпьеллык үләннәрне тырмалауга иң беренче булып “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре чыкты,70 гектар  тырмаладылар. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга да алар беренче булып чыктылар.  Күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны  ашлама белән сыйлауда “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы сынатмый, бу эш анда 100 процентта башкарылган.   Көзге культураларны өстәмә тукландыруны “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе-673, “Август –Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе-2097, “Мензелинские зори” агрофирмасы-4014, “Калморза” хуҗалыгы 1200 гектарда төгәлләделәр.  Көзге культураларны өстәмә тукландыруга бер КФХ да керешмәде.  

Игенчеләр өчен әлегә һава шартлары уңай. Аеруча, ашлама кертергә өлгергән хуҗалыклар оттылар. Ашламалар кар сулары, яңгыр белән тизрәк эри, диде безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков.

 Район буенча барлыгы 5140 тонна тәэсир итү көчендә минераль ашлама тупланган. Бу уртача бер гектарга тәэсир итү көчендә 71,7 килограмм минераль ашлама дигән сүз.  Язгы чәчү өчен “Кама беконы” ҖЧҖ-1200, “Мензелинские зори” агрофирмасы-936, “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе 401 тонна орлыкны инкрустацияләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев