Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ата-ана булуның җаваплылыгы

Балигъ булмаган балаларны матди яктан тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү дәүләтнең төп бурычларының берсе булып тора. Алиментларны ваемсыз ата-аналардан мәҗбүри түләттерү бурычы суд приставларының федераль службасына йөкләнгән. Суд приставларының Минзәлә район бүлеге начальнигы – өлкән суд приставы, 3 класслы юстиция киңәшчесе Гөлнар Хуҗагалиева белән әңгәмәбез суд приставларының шушы юнәлештә эшчәнлеге хакында.

–Гөлнар Наилевна, алиментларын түләми йөрүче ваемсыз ата-аналар күпмени соң? Алиментларны түләттерү буенча агымдагы елда күрсәткечләр ничегрәк?

–Агымдагы елда суд приставлары хезмәтенең Минзәлә бүлегендә 27377 мең сумлык алимент түләүләрен түләттерү турында 213 башкарма производство бар иде, бу производство санының 2 процентын, башкарудагы сумманың 4,6 процентын тәшкил итә. 2019 елның узган чорында 6 697 мең сум күләмендә алиментлар түләтү турында 110 башкарма производство тәмамланды һәм туктатылды.  

Моны тулырак күзаллау өчен түбәндәге таблицага күз салыйк:

суд таләбе буенча башкарылмаган башкарма документларның кире кайтарылуы (гамәлдән чыгару һәм баш тарту)

башкарма документларның күчермәләрен хезмәт хакын тотып калу өчен оешмага җибәрү 

суд тарафыннан туктатылды (бурычлының үлеме)

саны

Суммасы (мең сумнарда)

саны

Суммасы (мең сумнарда

саны

Суммасы (мең сумнарда)

21

3426

85

114

4

3157

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бурычлы кеше эшкә урнашканда, бурычы 10000 сумнан ким булганда гына башкару  производствосы архивка куела.  10000 сумнан артык бурычы булган очракта башкару производствосы суд приставы-башкаручысы контролендә тора. Шулай итеп, хәзерге вакытта 20680 мең сумга 103 башкарма производство башкаруда тора. Әлеге 103 башкарма производствосының 55е буенча (8200 мең сумлык бурыч) алиментларын һәм бурычларын тотып калу буенча карарлар бурычлыларның эш урыннарына җибәрелде. Болар нигездә элек тә алимент түләүдән качып йөрүчеләр һәм бер урында даими эшли алмаган гражданнар. Кызганычка каршы, әлеге бурычлы кешеләрнең хезмәт хакы алиментлар буенча бурычларны тиз арада түләттерергә мөмкинлек бирми. Ә бурычны түләттереп алырга мөмкин булган мөлкәтләре юк, яисә аңа элегрәк суд приставы-башкаручысы тарафыннан түләттерү мөрәҗәгате булган инде.

28 башкарма производство буенча эзләнә торган бурычлыларның үз балалары алдындагы бурычларының суммасы 8546 мең сум тәшкил итә. Бурычлыларны эзләү Яр Чаллы шәһәре суд приставлары бүлеге тарафыннан башкарыла.

Гомуми суммасы 3857 мең сум тәшкил иткән 18 башкарма производство буенча бурычлылар булып әхлаксыз яшәү рәвеше алып баручы, төзәлү юлына басарга теләмәүче, түләттереп алырга бернинди мөлкәте булмаган гражданнар тора. Әлеге гражданнарга карата аларны җинаять җаваплылыгына һәм административ җаваплылыкка тарту даими мәҗбүри чара булып тора.

Бу гражданнар алкогольгә бәйлелектән дәваланудан баш тарта.  Бурычлыларның өчесе иректән мәхрүм итү урыннарында тора. Хөкем ителүчеләрнең керемнәреннән түләттерү турындагы карарлар аларны тоту урыннары буенча үтәтүгә җибәрелгән.

Агымдагы айда кузгатылган 77 мең сумлык 2 башкарма производство буенча бурычлының эш урыны һәм мөлкәти хәле ачыклана.

– Бурычларын түләттерү өчен бурычлыларга карата нинди ысуллар кулланыла?

– Бурычлыларның исәп-хисап счетларына, милкенә арест салу, РФ чикләреннән чыгуны, махсус хокукларны чикләү,  күчемсез һәм күчемле мөлкәтен теркәү гамәлләренә тыюлар, хезмәт хакыннан түләттерүне сорап мөрәҗәгать итү, бурычлыларны административ, җинаять җаваплылыгына тарту кебек мәҗбүри характердагы ысуллар кулланыла.

Алиментлар түләтү эше-комплекслы чара, һәр башкарма производство – аерым ситуация, һәм һәр конкрет очракта аерым якын килү таләп ителә, ә кайвакыт гадәти булмаган мәҗбүр итү ысуллары гына нәтиҗәле була. Хәзерге вакытта әйтик, алиментлар буенча бурычлыларның исем-фамилиясен, аларның бурычлары күләмен һәм карап тотудан баш тартучы балаларының санын бастырып чыгару турында карар кабул ителә. Әлбәттә, барлык очракларда да бу нәтиҗәле чара булмас, әмма кайбер бурычлыларны уйланырга мәҗбүр итәчәк.

–Алимент түләү буенча бурычлылар арасында социаль яктан нинди катлам кешеләре бар, алар аз керемлеләрме?

–Минзәлә районында алиментлар буенча бурычлыларның күп өлеше –аз керемле кешеләр һәм эшсезләр, хәер, еш кына алимент бәхәсләре социаль һәм матди яктан имин булган, җиткелекле тормышта яшәүчеләр гражданнарда да туа.

Барлык башкарма производстволар буенча бурычлыларның исәп-хисап счетларына арест салынды, РФ чикләреннән чыгу хокукын чикләү турында карарлар чыгарылды. Агымдагы елда алиментлар буенча бурычлылар милкенә 507 мең сумга арест салынды, 16 бурычлыга карата машина йөртү таныклыгы белән бәйле махсус хокукларны чикләү турында карар чыгарылды һәм ЮХИДИ органнарына юлланды. Шулар буенча ЮХИДИ органнары тарафыннан 2 бурычлы тоткарланган.

Агымдагы елда РФ КоАПнең 5.35 маддәсе буенча 19 административ эш кузгатылды, барлык административ эшләр судлар тарафыннан карап тикшерелде, хокук бозучылар мәҗбүри эш рәвешендә җаваплылыкка тартылды. Җәза сыйфатында билгеләнгән мәҗбүри эш сәгатьләрнең уртача саны 70 сәгать тәшкил итә. Җәлеп ителгән 8 бурычлының җәзасы бетерелде , дүртесе билгеләнгән җәзасын үтәүдән качу сәбәпле, РФ КоАПнең 20.25 маддәсе 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, суд тарафыннан аларга 5 тәүлек административ арест салынды.

Агымдагы елда 14 җинаять эше кузгатылды. 12 җинаять эше буенча суд гаепләү карарлары чыгарды. 2 җинаять эше сорау алучы производствосында тора. Нигездә, судлар тарафыннан төзәтү эшләре кулланылган. Җәза үтәүдән качу сәбәпле, 3 бурычлы кешегә карата билгеләнгән җәза 5 айга иректән мәхрүм итү җәзасына алыштырылган.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 2019 елның 30 сентябрендә бурычлы үзмәшгуль М.га карата җинаять эше кузгатылды. Ул беренчеләрдән булып үзмәшгуль булып теркәлүчеләрдән. Әмма алиментын тотрыклы түләп барырга һаман керешмәде.

–Гөлнар Наилевна, әгәр алиментчының тотрыклы эш урыны да, кереме дә юк икән, аңа алимент ничек исәпләнә соң?

–Керем булмаган очракта алиментлар РФ Гаилә кодексының 113 маддәсе 4 пункты нигезендә, РФ буенча уртача хезмет хакыннан чыгып исәпләнә. Росстат мәгълүматларына караганда, Россия Федерациясендә уртача хезмәт хакы 46324 сум тәшкил итә. Алиментлар буенча бурыч нәкъ менә шушы суммадан чыгып исәпләнә һәм ул түбәндәгечә була:

¼ өлеше ( бер балага) 11581 сум тәшкил итә;

1/3 өлеше (ике балага) - 15441,33 сум

½ өлеше (өч һәм күбрәк балага) –23162 сум.

1/6 өлеше –7720,66 сум– суд тарафыннан киметелгәндә кулланыла.

103 бурычлыны яшь категориясе ягыннан карасак, ул түбәндәгечә:

 

50 һәм аннан зуррак яшьтәгеләр

40 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр

 30дан 40 яшькә кадәргеләр 

30 яшькә кадәргеләр

5 бурычлы

32

 55 бурычлы

11 бурычлы

Ир-ат

Хатын-кыз

Ир-ат

Хатын-кыз

Ир-ат

Хатын-кыз

Ир-ат

Хатын-кыз

5

0

25

7

48

7

10

1

Балалар саны һәм гомуми бурыч (мең сумнарда)

8

537377

40

6116494

61

12472493

12

1553622

 

Балалар саны һәм гомуми бурыч дигән мәгълүматларга ачыклык кертәм. Әйтик, соңгы графадагы 30 яшькә кадәргеләрне алыйк (10сы ир-ат, берсе – хатын-кыз). Алар алимент түләмичә 12 баланы караудан читләшеп йөриләр. Гомуми бурыч – 1553622 сум.

– Алиментчы ир-атның, хатын-кызның уртача статистик портретын да әйтеп бирә аласыздыр?

–Минзәләнең алиментчы ир-атының уртача статистик портреты түбәндәгечә: 35-38 яшьлек, уртача бурычы 260 мең сумнан күбрәк, еш кына эш урынын үзгәртүчән, яки анда-санда бер тапкыр хезмәт хакы алучы, карт әти-әнисенең яки икенче хатынының карамагында яшәүче. җаваплылык хисе түбән, килеп туган проблемаларны хәл итә алмый торган, алкогольле яки башка бәйлелектән интегүче.

Минзәләнең алиментчы хатын-кызның уртача статистик портреты: 37-42 яшьлек, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, алкогольдән җәфа чигүче һәм асоциаль яшәү рәвеше алып баручы. Бу хәсрәт-әниләрнең балалары, кагыйдә буларак, приютта, опекуннарда, бик сирәк очракта опекун булып якын туганнары тора. Бу хатын-кызларны алкоголь һәм башка төрле бәйлелектән дәваламыйча, балаларын тәрбияләү өчен мөстәкыйль рәвештә ата-ана хокукына кире әйләнеп кайту мөмкинлеге юк диярлек. Минем 10 еллык хезмәтем эчендә практикада нибары шундый 1 очрак булды, тик ул гел хәвеф (риск) зонасында.

–Ничек уйлыйсыз, алга таба алиментчылар саны кимерләрме?

– Алимент категориясендәге башкарма производстволарның елдан-ел кимүенә ышанам. Безнең халык, беренче чиратта, үзләренең балигъ булмаган балаларының мәнфәгатьләрен кайгыртырга, бер-берсе белән сөйләшергә-аңлашырга, уртак баланы тәрбияләүдә бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнергә, һәм бу кешеләрнең никахларын саклап кала алу-алмауга бәйле булмаска тиеш.

Теләсә кайсы очракта шуны истә тотарга һәм аңларга кирәк: бала туу белән кешеләр ата-ана статусын алалар. Кеше тормышында иң җаваплы һәм иң мөһим статус ул. Мондый мөмкинлекнең һәркемгә бирелмәгәнлеген истә тоту мөһим. Шуңа күрә шуны аңларга кирәк: без начар ир, начар хатын була алабыз... әмма беребезнең дә начар ата-ана булырга хакыбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев