Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аталы-уллы Хәйдәр һәм Илдар Хәбибрахмановлар чөгендер алуда сынатмыйлар

“Мензелинские зори” басуларында чөгендер алуның иң кызган чоры.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Биредә эшләүче егетләрнең күбесе Мөслим якларыннан булса да, араларында үзебезнең Минзәлә районы хезмәтчәннәре дә бар. Әйтик, Наратлы-Кичү авылыннан аталы-уллы Хәйдәр һәм Илдар Хәбибрахмановлар. Әтисе Хәйдәр – әле хезмәт юлын “Мичурин” колхозында ук башлаган 30 ел стажга ия шофер. Быел икенче елын КамАЗ машинасы белән чөгендер ташый. Илдарның 11 ел хезмәт стажга ия булса да, чөгендер алуда әле беренче ел гына катнашуы. Ул перегрузчикта (төягечтә) хезмәт куя.

- Хезмәт шартлары әйбәт, түләү яхшы, үзем дә авыл тормышын якын күрәм, - ди ул үзенең чөгендер алуда катнашуын, гомумән авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куюын аңлатып.

Уңган гаилә икәне турында шунысы да сөйли – абыйсы Раил “Челны-бройлер” да хезмәт куя икән.

Әлеге егет белән интервьюны һәм гомумән ничек Минзәлә районы басуларында үстерелеп, аннан Зәйгә җибәрелүче чөгендерне җыеп алу процессын чагылдырган видеоны безнең YouTube каналында карагыз.

Сан

4873 гектарда үстерелгән чөгендернең 825 гектарын җыеп алдылар агрофирма хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев