Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Атказанган агроном чәчүгә иң беренче булып чыкты

“Калморза” хуҗалыгы эшчәннәре “ындырда ыңгырашмас” өчен язгы чәчү кампаниясенә яхшы әзерлек белән килеп, аны оешкан төстә башлап җибәрде.

Минзәлә, 9 апрель, Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Илгә килгән бәла-казаларга, катлаулы хәл-шартларга карамастан, алдагы уңыш хәстәрен күрү зарури.

  • Хуҗалыкның чәчүлекләре 9600 гектар тәшкил итә. Шуның 5233  гектарына сабанашлык- арпа-1203, сабан бодае-3543,солы-81, борчак-400, карабодай-47, рапс-1050, бөртек өчен кукуруз-220, силос өчен кукуруз-161,җитен-418 гектар чәчеләчәк.  Һава шартлары уңай килгәндә язгы чәчүне 2 атна да тәмамлау бурычы куябыз. Моның өчен күрүегезчә, техник күәтләр, эшче көчләр дә җитәрлек,-диде елның уңай килеренә зур өметләр баглап хуҗалыкның баш агрономы Радик Мухаметов. 

 Без булган көнне хуҗалыкның Иске Матвеевка авылы янындагы басуда Айрат Мөбәрәкшин “Аксион-950” тракторында арпа чәчеләчәк җиргә “Амазоне-хорш” агрегаты белән бер гектарга бер центнер исәбеннән КАС-32 (кармабид аммиак катнашмасы) кертә иде. Аңа катнашманы “КамАЗ автомашинасы” белән Флүр Бәдертдинов ташып тора. Аның артыннан яшь механизатор Иван Буреев МТЗ-1221 тракторында “Амозоне” агрегаты белән арпа чәчүгә кереште. Арпаның чәчү тирәнлеге-4 сантиметр.  Безнең өстәмә. Әле шушы көннәрдә генә хуҗалыкның баш агрономы Радик Мухаметовка “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелде. Без аны шушы уңайдан котлыйбыз,эшендә уңышлар теләп калабыз.

   Акцент. Хуҗалыкта бөртеклеләрне 5233 гектар мәйданда чәчү планлаштырылган. Чәчү орлыгы җитәрлек һәм аларның барысы да югары класс таләпләренә җавап бирә.

Бүгенгә районда 1514 гектарда көзге чәчүлекләр һәм 8824 гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X