Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Әтрәкле китапханәсендә «Китап хастаханәсе» эшләде

Әтрәкле авыл китапханәсендә «Яшә, китап!» экологик һәм патриотик акциясе узды.

Аның максаты — басма китапларның гомерен озайту һәм укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.

Бу көнне китапханәдә «Китап хастаханәсе» эшләде. Катнашучылар өчен китапларны төзекләндерүгә кирәкле барлык әсбаплар — җилем, үтә күренмәле ябыштыргыч тасма, төрле тыгызлыктагы кәгазь, кайчы һәм китап тышлыклары белән төпләрен ныгыту өчен картон әзерләнгән иде. Китапханәче осталык дәресе үткәреп, ертылган битләрне дөрес итеп ябыштыру, тышлыкларны ныгыту, төшеп чыккан битләрне урынына кую һәм китапларны торгызу ысулларын күрсәтте.

Яшь укучылар эшкә зур кызыксыну белән кушылды. Алар китапларны бик пөхтә итеп төзәтеп, аларга яңадан матур күренеш бирергә һәм «икенче гомер» бүләк итәргә тырыштылар. Бергәләп башкарылган эш нәтиҗәсендә китапханә фондындагы берничә китап яңартылды һәм яңадан үз урыннарын алды.

Акция китапханә фондын сакларга ярдәм итү белән генә чикләнмәде, ә балалар өчен китапка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүче мөһим тәрбия чарасы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев