Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Август-Мөслим” агрофирмасының Минзәлә бүлеге оешты

Март башында районыбыз җирлегендә “Агуст-Мөслим” агрофирмасының Минзәлә бүлеге оешты.

Бу бүлекчәнең җитәкчесе итеп “Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең баш инҗенеры булып эшләгән Айдар Латыйпов билгеләнде, аның урынбасары булып Рөстәм Исламов эшләячәк. Бүлекчәнең баш агрономы булып Айдар Хуҗин эшли башлады.

“Август –Мөслим” агрофирмасы Мөслим районында эшләп килүче эре авыл хуҗалыгы формированиесе. Агрофирма күршеләргә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү өчен  моңа кадәр күрелмәгән инвестицияләр кертте.  Безнең районга да зур акчалар килер  дип көтелә.    Ул районыбызның 15 мең гектарга якын җирен алды.  Минзәлә бүлеге элеккеге”Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең Аю, Мәлкән, Коноваловка,  Иске Маҗын , Юртау,   Тауасты Байлар җирлекләре территориясендәге караган   басуларны  алып эшкәртәчәк. Бүлекчәгә 4 берәмлек яңа “Класс” тракторы, аларга тагылып эшләүче “Барго” чәчү комлексы, 4 берәмлек “Верстайль” бөркегеч, 4 берәмлек “ КамАЗ” автомобиле арба белән, 2 коплект тырма кайтачак.  Игеннәрне урып-җыю өчен 12 берәмлек “Торум” маркалы өр-яңа комбайн да кайтыр дип көтелә.

Бүлекчәдә барысы 90 кеше хезмәт куячак, хәзер шулардан 40 механизатор официаль төстә эшкә урнашкан.  “Органик групп” ка караган “Чулман” ҖЧҖ әлегә элеккечә эшләвен дәвам итә.

Безнең районда савым комплексы пәйда булуына да өмет бар.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минзәләнең авыл халкы шулай итеп чирек гасыр күктән төшкән акчаны көтеп яши инде.

    2
    X