Минзәлә
  • Рус Тат
  • Авыл эшчәннәре печәнгә төштеләр

    1 июнь көнне "Сөт иле Чулман" филиалы механизаторы Әскать Әхмәтов (рәсемдә) Байлар хуҗалыгында Полесье-280 азык хәзерләү комбайны белән 56 гектарлы люцерна басуын чабып бетерде. Хәзер ул 100 гектарлы костер үләнен чабарга кереште. Аның артыннан Рифкать Рәхимов МТЗ-82,6 тракторына ГВК-6 тагып чабылган печәннәрне әйләндерә. Печән җилләү, ягъни кибү белән МТЗ-82 тракторында...

    1 июнь көнне "Сөт иле Чулман" филиалы механизаторы Әскать Әхмәтов (рәсемдә) Байлар хуҗалыгында Полесье-280 азык хәзерләү комбайны белән 56 гектарлы люцерна басуын чабып бетерде.

    Хәзер ул 100 гектарлы костер үләнен чабарга кереште. Аның артыннан Рифкать Рәхимов МТЗ-82,6 тракторына ГВК-6 тагып чабылган печәннәрне әйләндерә. Печән җилләү, ягъни кибү белән МТЗ-82 тракторында Илдар Вәлиев һәм МТЗ-1221 тракторында Фәнис Бәдертдинов пресс-җыйгыч тагып печәннәрне төргәкләргә төрәләр. Бу ике тракторчы 56 гектарлы люцерна басуындагы печәнне җыеп та бетерделәр. Хуҗалыкта барлыгы күпьеллык үләннәр 317 гектарны били, шуның 48 гектарлы люцерна басуы орлыкка алу өчен калдырылган. Монда узган елда да шул басудан барлыгы 7 тонна люцерна орлыгы алынган булган, аны быел филиалның купьеллык басуларын яңарту өчен тотканнар.

    Көннәр коры торганда басулардагы чабылган печәннәрне тиз арада җыеп алып ферма янына алып кайтып урнаштырабыз,-ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Исламов.

    Сан

    Узган ел биредә беренче чабымнан 5шәр центнерлы 800 тюк печән әзерләгән булганнар, быел шуның яртысы да булмас диләр.

    Тулырак язманы "Минзәлә" газетасыннан укырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: