Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы галиме быел ел яңгырлы булыр дип фаразлаган

Авыл хуҗалыгы галиме Олег Шайтанов берничә ел элек үк 10 еллык корылык чорына керүебез хакында кисәтеп куйган иде. Аның беренчесе 2009 елда башланды. 2010 елдагы корылык исә авыл хуҗалыгына салган миллиардларны "көйдерде". Быел да май аенда ук безнең районда яварга тиешле яңгырның өчтән бере генә күктән төште. Галим исәпләүләре буенча,...

Авыл хуҗалыгы галиме Олег Шайтанов берничә ел элек үк 10 еллык корылык чорына керүебез хакында кисәтеп куйган иде. Аның беренчесе 2009 елда башланды. 2010 елдагы корылык исә авыл хуҗалыгына салган миллиардларны "көйдерде".

Быел да май аенда ук безнең районда яварга тиешле яңгырның өчтән бере генә күктән төште. Галим исәпләүләре буенча, быел ел яңгырлы булырга тиеш дип фаразланган. Районда булганда Олег Шайтановтан тагын корылык буламыни дип сораган идем.

-Тәҗрибәләрдән, математик исәпләр, явым-төшем еллык күрсәткечләр ким булмаска тиеш иде. Температураның кисәк югары күтәрелүен аңлата алмыйм, - диде ул борчылып. Шайтанов тынычлана ала. Июньдә ул да көтмәгән яңгыр ява башлады. Юкса, республикада авыл хуҗалыгында чираттан тыш хәл игълан ителгән иде. Безнең район корылык буенча кызыл зонага кермәде. Хәзер кермәс тә инде. Яңгырлар буенча норма үтәлде. Иген культуралары, бигрәк тә өстәмә туклану алырга өлгермәгәннәре, бераз сынатыр, билгеле. Ә кукурузага, бәрәңгегә, соңгы культураларга бик шифалы булды бу яңгырлар. Күпъеллык үләннәрнең беренче катын чабып алырга өлгерүчеләр дә отты. Олег Шайтанов май аенда безнең игенчеләрне күпъеллык үләннәрне ничек үстерергә өйрәтеп киткән иде. Районда иске чәчүлекләр бик күп. Шуңа да карамастан, күп хуҗалыкларда яңа чәчүлекләргә игътибар юк. Быел район башлыгы Айдар Салахов орлык өчен күпъеллык үлән мәйданнарын күбрәк калдыруны таләп итте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев биргән саннардан күренгәнчә, районда 700 гектарда күпъеллык үлән орлык өчен калдырыла. Чәчүлекләрнең иске булуын түбән уңдырышлылыгын, чүплелеген исәпкә алганда да бер гектардан бер центнер орлык алу мөмкинлеге бар. Димәк, быел ук үлән массасы бик түбән булган 3100 гектар күпъеллык үлән мәйданын сөреп киләсе елга ук мәйданнарны тулысынча яңарту мөмкинлеге бар. Шайтанов шатлана ала. Чөнки район игенчеләре аның киңәшләрен тота бит.

Сан

Чәчүлек мәйданнарның иң күбен күпъеллык үлән алып торучы хуҗалык - "Заиковский"да ул - 28 процент. Аның үткән елдагыдан калган печәне дә амбар тулы. Иң азы "Сөт иле - Минзәлә"дә. Быел яз күпъеллык үләнне иң күп мәйданда "Мензелинские зори" чәчте - 517 гектар. Бу факт тагын бер кат инвесторның терлекчелеккә игътибарын арттыруы хакында сөйли.

Июнь аенда айлык норманың (63 мм) фәкать яртысы гына яуды әле. Аерым басуларда 20 мм дан да азрак явым-төшем булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X