Минзәлә
  • Рус Тат
  • Авыл юлларын колачлыйлар

    Марат Самигуллин җитәкчелегендәге юл хуҗалыгының төп эшчәнлеге юллар төзү, ремонтлау һәм эксплуатациягә тапшыру. Минзәлә филиалы 1000 км дан артык федераль һәм территориаль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларга хезмәт күрсәтә һәм Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш районнары участокларын берләштерә. Әлеге филиал эшчәннәре быелгы сезонда Минзәлә районы буенча нинди эшләр башкарырга җыеналар, бу көннәрдә...

    Марат Самигуллин җитәкчелегендәге юл хуҗалыгының төп эшчәнлеге юллар төзү, ремонтлау һәм эксплуатациягә тапшыру. Минзәлә филиалы 1000 км дан артык федераль һәм территориаль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларга хезмәт күрсәтә һәм Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш районнары участокларын берләштерә.

    Әлеге филиал эшчәннәре быелгы сезонда Минзәлә районы буенча нинди эшләр башкарырга җыеналар, бу көннәрдә нинди эшләр белән мәшгуль? Бу уңайдан филиал җитәкчесе Марат Марсович безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

    -Минзәлә районы тарихында моңарчы булмаган-күрмәгән хәбәрне җиткереп минзәләлеләрне сөендерәсе килә: быелгы сезонда 406 млн сумлык юл төзү-ремонтлау эшләре башкарылачак, моннан тыш юлларны карап тотуга 75 млн сум акча бүлеп бирелде.

    Быелгы сезонны без Минзәләгә керү юлындагы автоюлның таушалган асфальт-бетон өслеген яңартудан башлап җибәрдек.

    Башка филиаллар кебек үк, безнең филиал өчен дә иң мөһим бурычларның берсе - ул авылларга керә торган юллар төзү. Юл төзелеше буенча башкарыласы эшләргә килгәндә, Яңа Мәлкән авылына керүче юл төзелешен дәвам итәргә торабыз. Быел М-7 федераль трассасыннан алып авылга кадәр асфальт-бетон өслекле юлның беренче катын салып бетерергә уйлыйбыз.

    Соңгы берничә ел эчендә Минзәлә районын Мөслим районы юллары белән тоташтыру максатына ирештек. Хәзер Минзәлә-Мөслим юлындагы Яту, Иркәнәш, Тегермәнче, Әтрәкле, Мөшеге авылларындагы берәр урамга асфальт салыначак. Барлык эшләрне агымдагы елда көзгә төгәлләп, файдалануга тапшырырга тиешбез.

    Республика программалары буенча төзелүче социаль-мәдәни объектларга керү юлларын төзүдә дә безнең юл төзүчеләре үз өлешләрен кертәләр. Юллар төзелеше һәм авылларга керүче юллар челтәрен норматив хәлгә китерү программасын тормышка ашыруда катнашып, Үртамак, Усай авылларында юлларга вак таш җәю, Кадрәк авылында участок полицейские йортына, Мәлкәндә шундый ук йортка һәм күпфункцияле үзәккә керү юлын асфальтлау кебек эшләрне башкарачакбыз. Садак бистәсендәге яңа төзелүче балалар бакчасына керү юлын асфальтлау да безгә йөкләнде.

    Безнең филиал юл төзелешеннән тыш гомуми файдаланудагы юлларга хезмәт күрсәтү һәм аларны карап тоту буенча да байтак эшләр башкара. М-7 трассасындагы Ык елгасы аша салынган күпердә ышыклау корылмалары цинклыга алыштырылды.

    М-7 трассасында юл билгеләрен, баганаларны яңарту буенча күләмле эш алып барылуын да әйтеп узасы килә. Шулай ук язын башланган чокыр-чакырларны ямау, ярылган урыннарны санацияләү, таушалган юлларны ремонтлау эшләре дә тукталып тормый.

    Безнең өчен иң мөһиме - башкарган эшләребез районыбызның, республикабызның икътисадын үстерүгә этәргеч бирсен, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерсен иде.

    Сүз уңаенда

    Элекке елларда юл буендагы үләннәрне чабуга авыл халкы җәлеп ителә иде. Филиал җитәкчесе Марат Самигуллин әйтүенчә, быел авыл җирлекләре башлыкларының күңелләре тыныч булсын - коллектив эшчәннәре юл буйларындагы чүп үләннәрен үзләре чабып торырга ышандыра. Әмма юл йөрүчеләргә бер үтенечен дә җиткерде ул: райондашларыбыз юл эшчеләре хезмәтенә хөрмәт белән карасыннар, юл буйларына чүп калдыклары ташламасыннар, тукталышларны чүплек оясына әйләндермәсеннәр иде.

    САН

    Өч районның автоюлларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен бер сменада 1000-1500 тонна асфальт-бетон катнашмасы чыгарыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: