Минзәлә
  • Рус Тат
  • Авыл шәһәр халкын сыйлады

    Минзәләдә ит, сөт, май, йомырка, бәрәңге, яшелчә һәм балык белән тәэмин итүче көзге ярминкә гөрләде. Монда авылда үскән һәм җитештерелгән бөтен нигъмәтне күреп булды.Ярминкәгә барлыгы 3 млн. сумнан артык продукция алып киленде, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Ханов.

    Бу ярминкәгә авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар килгән иде.  Ярминкәгә алар сыер, дуңгыз, сарык ите, бал, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район җитәкчеләре сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар. Район җитәкчесе Айдар Салахов ярминкәнең мул итеп оештырылуына басым ясады. Район мәдәният сарае каршында Айдар Салахов районыбыз кырларында үскән бодай уңышы икмәгеннән авыз итте. Әлеге тантанада  чыгыш ясап минзәләлеләрне Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылучы ярминкә белән һәм Халыкара укытучылар көне белән тәбрикләде,уңышлар сәламәтлек теләде.

    Ярминкәдә тавык-үрдәк, каз түшкәләре төрле бәядән сәүдә ителде, яңа суйган казның килосы 450 сум тора иде.Ярминкәдә бәрәңге-10, кишер-15, суган-15 , сарык ите-320-350, дуңгыз ите 230 сумнан сатылды. Әнә Иске Мәтвей җирлегеннән Светлана Габдрахманова шактый гына бал алып килгән, балның өч литрлы банкадагысын 1200 сумга сатты.     Минзәләдән Фәрит Кәримов, Кадрәктән Ринас Вәлиев һәм башкалар сәүдә иттеләр.Ринас Вәлиев сарык ите белән дә сәүдә итте, ул 3 түшкә сарык ите сатты. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышканнар. Районыбызның мәгариф хезмәткәрләре 35 төрле продукция  алып килгәннәр.  Аларның сатар продукцияләре бик күп, зәвык белән бизәгәннәр.  Гомумән, авыл җирлекләреннән килгәннәрнең ассортиментлары бик бай иде.Воровский, Тауасты Байлар, Мәлкән җирлегеннән килгән җирлек вәкилләре көзге байлыкны бик матур бизәгән. Аю җирлеге хезмәткәрләре өлкәннәрне чәй һәм яңа пешкән коймак белән сыйладылар. Рамил Муллахмәтов 4,1 процентлы майлылыктагы сөтне суытып алып килеп, 1 литр сөтне 40 сумга сатты. Наратлы Кичүдән Диләрә Сафиуллина 8 каз түшкәсен тиз арада сатып бетерде. Шулай ук бу җирлектән Гөлфия Мингазованың да тавык итен халык бик яратып алды. Ярминкәдә ит бик күп иде, аны 280-300 сумга саттылар, кайсыбер кеше хәтта ботлап алды. Балык участогы 653 килограмм  алып чыккан, балыкның ниндие генә юк.  Ярминкәдә җаның ни тели шул бар, хәтта Удмуртия Республикасыннан Люция Миннахметова төрле дару үләннәре, төрле урман җимешләре, пихта миннегенә чаклы алып килгән. Ярминкә вакытында егетләрнең понига җигелгән арбасына утырып мәйдан әйләнүләре нур өстенә нур булды, халык аларны шаккатып карап торды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: