Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл яшьләре уеннарына баралар

Татарстан республикасы “Авыл яшьләре” 11нче җәйге авыл спорт уеннары быел ут күршебез Актанышта 10-14 сентябрь көннәрендә узачак.

Әлеге җәйге авыл спорт уеннарында катнашу өчен районыбыздан 41 кеше барачак. Алар волейбол, өстәл теннисы, савымчыларның җиңел атлетика ярышы, савымчыларның саву аппаратларын сүтеп-җыю ярышы, механизаторларның җиңел атлетика ярышы, көчлеләрне ачыклау-ир-атлар һәм хатын-кызлар кулда гәүдә күтәрү, мас-рестлинг-трактор таккычына куелган йөкне билгеле бер ноктага кую, татарча көрәш, җиңел атлетика, шахмат, шашка, бадминтон, аркан тартышу кебек спорт ярышларында көчләрен сынаячаклар. Аларга уңышлар телик!  Бүген бу уеннарда катнашу өчен волейбол ярышында катнашучы волейбол командасы Актанышка юл алдылар.   Исегезгә төшерәбез, “ТР “Авыл яшьләре” безнең районда 2011 елның июль ае башында булды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев