Авыл үзешчәннәре ачык һавада Минзәлә халкына концерт күрсәтте
М.Җәлил паркында кич дәвамында моңлы җырлар яңгырады.
(Дифиза Нуриева, "Минзәлә информ")
Җәй дәвамында районыбызның авыл клублары һәм мәдәният йорты үзешчәннәре Минзәләнең парк һәм скверларында шәһәр халкына концерт күрсәтте. Бүген М.Җәлил паркында исә Аю, Бикбау, Куян, Калморза, Иске Иркәнәш, Тегермәнче авылы үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәтте. Чыннан, бар яктан да оста бит ул авыл халкы! Баян тартып рәхәтләнеп моңлы көйләрен дә сузалар, җырлыйлар да, бииләр дә, үзләре иҗат иткән җырларын, шигырьләрен башкаручылар да булды концертта. Тамашачылар күп булмаса да, килгәннәре һәр чыгышка алкышларын җәлләмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев