Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылны төзекләндерү турында кайгырталар

Бикбау авыл җирлегендә үткән халык җыенында шул күзгә таашланды: хәзер авыл халкын авылларның социаль йөзе генә түгел, төзекләндерү, яшелләндерү мәсьәләләре дә кызыксындыра.

(Минзәлә, 28 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Бикбау авылында яшәүчеләрнең 77 проценты пенсия яшендә булса да, йорт салып керүчеләрнең арта баруын авылның яңаруга адымы дип уйларга кирәктер.
“Җирлегебездә узган ел 5 шәхси торак йорт төзелде. Авылларда шәхси торак йорт төзергә теләүчеләргә бернинди тоткарлыклар да юк. Быелдан Россельхозбанк авыл җирлегендә йортлар сатып алу һәм төзү өчен 2,7-3 процент белән кредит бирә. Әлеге кредитны алырга теләүчеләр бар. Шул кредит ярдәмендә быел тагын дүрт гаилә йорт төзергә планлаштыра. Алдагы еллар планына Бикбау авылында арендага бер йорт төзергә исәплибез”, диде халык җыенында чыгыш ясаганда Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина.
Җирлектә авыл эчендәге юлларның озынлыгы 12 км, шуның 2,5 км асфальт, 5,2 километры вак таш җәелгән, 4,3 км грунт юллар. Узган ел планлаштырылган ике урамнарына вак таш җәелгән. Авыл эчендәге юлларны төзекләндерү мәсьәләсе һаман да актуаль. Алдагы елларга тагын дүрт урам юлын төзекләндерү программага кертелгән.
Җирлекнең иң зур проблемасы –Куян һәм Ахматовка авылларының юлсызлыгы. Әлеге авылларга керү юллары бик начар, дип юл мәсьәләсе быелгы җыенда тагын кузгатылды. Юл төзелеше бер яктан авылларга кайтып төпләнүчеләр санын арттырса, икенче яктан, мал асрауга кызыксыну уятыр иде. Чөнки юлсызлык аркасында авылга сөт җыючыларның да керә алмавы турында әйтелде.
Бикбауда берничә ел дәвамында федераль максатчан программа нигезендә су кертелде. Шәхси хуҗалыкларның 93 проценты үзәкләштерелгән судан файдалана,9,5 км озынлыкта суүткәргеч торбалары сузылган. Ләкин 20ләп хуҗалык бу мөмкинлектән файдалана алмый әле. Җыенда авылның югарыгы урамына җәйгелектә су җитенкерәмәве турындагы мәсьәлә күтәрелде. Моны хәл итү өчен үзара салым акчасына тагын бер скважина казыту һәм тыкрыкларга су кертү эшләрен башкару күздә тотыла. Куян һәм Ахматовка авылларында да алдагы елларда үзәкләштерелгән су линияләре уздыру планлаштырыла.
“Авылларны саклау, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен елга-сулыклар, болынлыклар, башка мөмкинлекләр бар”, – дип, авыл җирлегендә потенциал булуын билгеләп үтте җыенда катнашкан һәм чыгыш ясаган район башлыгы Айдар Салахов.
Авыл җирлеге җыенында катнашучылар авылларны төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр. Әйтик, биналары сүтелгән, буш урыннарга агачлар утырту, яшелләндерү буенча да фикерләр, тәкъдимнәр яңгырады.
Безнең өстәмә
Бикбау авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты. Ул үзенең чыгышында республиканың узган елгы социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре белән таныштырып, республикабызда тормышка ашырылучы дәүләт программалары, депутатлар эшчәнлеге турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев