Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Айдар Салахов ат белән йөреш ясады 

Бүген "Шатлык" балалар бакчасында һәм икенче мәктәптә шахмат почмаклары ачуны ,әлеге уен термины белән әйтсәк, ат белән йөреш ясалды дияргә була. 



(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Ике белем бирү учреждениясендә дә зурлап үткәрелгән чарада район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашты.Айдар Салаховтан икенче мәктәптә - партия башлануның традицион йөрешен- ак пешканы күчерү хәрәкәтен күрсәтүне сорадылар. 
Минзәлә, моңарчы да бар җирдәге кебек, шахматсыз тормады, билгеле. Очрашуда искә алып үткәнчә биредә Вячеслав Тюрин завуч булып эшләгәндә бу уенны башта укытучылар бүлмәсендә, тора-бара шахмат такталары пионерлар бүлмәсендә куелып, мәктәп турнирлары үткәрелгән.Мәрхүм мөхәррибез Миркасыйм Сафиуллин кабинеты да шахмат фанатлары белән тулы була иде. 
Соңгы өч елда шахматны мәктәпләр, район кешеләре арасында җанландырып җибәрүдә Азат Шагалиев әйтеп бетергесез этәргеч бирде. Ул район эчендә ел саен дистәләгән турнир үткәрү өстенә, республика күләменә чыкты.Ул әзерләгән балалар командасы республика турнирларында катнаша башлады. Онлайн рәвештә ТАТМЕДИА ның Минзәлә филиалы белән үткәргән турнирда шахмат рейтингында халыкара класслы мастерлар катнаша. 
Айдар Салахов: 
- Бердәм Россия партиясе инициативасы белән мондый шахмат мәйданчыклары ачылу,дәресләр үткәрелә башлау республикабызның һәр районында бара. Районда шахматны үстерүгә, Азат Шагалиев инициативасы белән, без шактый алдан керешкән идек.Алга таба шахматка өйрәнү мәктәп коридорларында гына түгел,аерым бинада - Шахмат мәктәбе формасында алыр әле.Бик шәп хәрәкәт,балаларның акыл үсешенә уңай тәэсир ясадан тыш, безнең укучылар арасынла мастерлар гына түгел, гроссмейстерлар да үсеп чыгуына ышанам мин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев