Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Айдар Салахов кабат Минзәлә муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

Бүген үткән сайлауларда депутат булып сайланган депутатлар корпусы Минзәлә муниципаль районы башлыгын сайлады.

(Минзәлә, 23 сентябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Дүртенче чакырылыш район Советы утырышында Айдар Салахов бертавыштан кабат Минзәлә муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.Район Советының сайлаулардан соң беренче утырышын иң өлкән район Советы депутатларының берсе – Рөстәм Газизянов башлап җибәрде.
Минзәлә муниципаль районы Уставы нигезендә, районы башлыгы вазыйфасына кандидат район Советы депутатлары арасыннан сайлана, район Советы депутатлары, шул исәптән җирлекләрнең вәкаләтле органнары, район халкы, җәмәгатьчелек берләшмәләре, ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителә.
Көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча чыгыш ясап, район башлыгы вазыйфасына Айдар Салахов кандидатурасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, шулай ук район Советы депутаты, “Бердәм Россия партиясе”нең Югары Тәкермән авыл җирлеге бүлекчәсе җитәкчесе буларак, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова тәкъдим итте.
Район Уставы нигезендә, район башлыгы итеп сайланганнан соң Айдар Салахов җитәкче антын бирде.
Җавап чыгышында ул үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
"Күп эшләр башкарылган, әмма алда башкарылачак эшләр дә аз түгел. Сәламәтлек саклау, мәгариф, төзелеш, юл эшләре буенча зур проектлар, авыл хуҗалыгы, бигрәк тә терлекчелек үсеше буенча җитди планнар бар. Боларның барысын да безгә бергәләшеп башкарырга кирәк, – диде район башлыгы Айдар Салахов.
Район Советы утырышына кертелгән көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары итеп Наил Хисамбиев, контроль-исәпләү палатасы рәисе итеп Гүзәлия Әхмәдуллина сайланды, шулай ук район Советының даими комиссияләре оешты.
Безнең өстәмә
Район Советы утырышында ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Мостафин катнашты.
Утырышта җирлекләрнең вәкаләтле органнарында күпьеллык, намуслы хезмәтләре, җирле үзидарә системасы үсешенә өлеш керткәннәре өчен өченче чакырылыш район Советы депутатларына район башлыгының рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев