Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Айдар Салахов Минзәлә районындагы төзелеш эшләре белән танышты

Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов һәм Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков “Калморза” хуҗалыгының Бикбау авылында яшь маллар өчен төзелеп килүче торак белән якыннан таныштылар. Биредә 200 терлеккә исәпләнгән торакның түбәсе ябылып беткән, эчке эшләр генә калып бара.

 Шулай ук бу хуҗалыкның сабан бодае басуында булып, агроном Радик Мухаметов белән урак барышы һәм Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина белән авыл халкы проблемалары һәм якындагы басудан халыкка салам бирү мәсьәләсен дә хәл иттеләр.

Аннары алар “Август” компаниясенә караган Степановка сөтчелек комплексы төзелешендә булып, төзелешнең барышы белән таныштылар. Николаевка гомумбелем бирү мәктәбендә капиталь төзекләндерүне карадылар. Бу мәктәп икенче сулышын алган, һәр бүлмәләрдә җыештыралар, себерәләр, биредә төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев