Аю авыл җирлеге грант та отты, сабанлы, чапкычлы да булды
Районыбызның авыл җирлекләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы грантлар алу буенча республика конкурсында даими катнашып киләләр.
Бу конкурста катнашып җиңгән Аю авыл җирлеге 2020 елда 1,5 миллион сумлык МТЗ-82,1 тракторы откан иде.
Шул тракторга өстәмә кораллар, җиһазлар кирәк булды. Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов җирлек территориясендә эшләүче “Август” компаниясенә тракторга өстәмә кораллар алу өчен хт язды. “Август” компаниясе аның үтенечен канәгатьләндерде һәм шушы көннәрдә тракторга ПКУ-0,8 төягече, сабан, кар эткеч, КРН-2,1 чапкычы кайтарылды. Бу коралларның гомуми суммасы 500 мең сум.
Аю авыл җирлегендә Аю авылында Речная, Степановка авылындагы Богдановка урамнары төзекләндерелеп, вак таш җәелгән. Аю авылында су башнясына бер берәмлек мотопомпа сатып алынган, су башнясының территориясе төзекләндерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев