Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аю һәм Бикбауда авыл җыеннары

Аю һәм Бикбау авыл җирлегендә авыл җыеннары булып узды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Әлеге җыеннарда район башлыгы Айдар Салахов катнашты, район тормышы белән таныштырып үтте.  Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов 2020 елда җирлектә эшләнгән эшләргә хисап бирде. Аю авыл җыенында сораулар бирүче булмады. район җитәкчелегенә, “Август” компаниясе җитәкчелегенә авыл халкы исеменнән Алмира Галиева рәхмәтен җиткерде. Ул моңарчы авыл кешеләренең эшләгән эшләренә хезмәт хакы күрмәүләрен, яңа инвестор килгәч ай саен кулга уч тутырып хезмәт хакы, премия алуларын билгеләп үтте.

Бикбау авыл җирлегендә Люзия Мардамшина 2020 елда җирлектә эшләнгән эшләр турында халыкка бәян итте. Ул җирлек өчен бик тә әһәмиятле булган М-7 юлыннан Калморза авылына таба сул якка борылыш, бу авылларга кайтучы кешеләр үз тормышларын куркыныч астына куюларын билгеләп үтте. Чөнки Минзәләдән кайтканда борылып тору өчен куен юк. Шулай ук Бикбау авылы юлында Чүркә борылышына юл билгесе куярга кирәк.  Җирлекнең генераль планын төзеп бетерәсе бар.  Җирлекнең берничә кешесе социаль челтәрләрдә бер-берсен хурлап, яманлап яталар, моңа да чик куярга вакыттыр. 

Бу хакта тулырак материалларны Мензеля ру сайтында видеороликтан карагыз һәм газетаның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев