Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә бәйрәмнәр ярминкәсе мул иде

Сәүдәгәрләр тәкъдим иткән продукция, гадәттәгечә мулдан иде. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен шәһәребез халкына тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр базар бәяләреннән чагыштырмача арзан хакка сыйфатлы продукция алып кайтып киттеләр.

Район башлыгы Айдар Салахов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, үзенең киңәшләрен бирде, гомумән, ул ярминкәгә килүчеләре бәйрәмнәр белән тәбрикләде. Халыклар бердәмлеге, Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәме уңаеннан зур ярминкәяхшы оештырылган дип бәяләде. 

Яшелчәләрдән җаның нәрсә тели,шуны алырга мөмкин иде. Аю гомумбелем бирү мәктәбе коллективы үзләренең участогында үстерелгән төрле яшелчәләр, бәрәңге һәм башкасын алып килгән иде. Алар мәктәп ашханәсендә әзерләнгән компот, салатлар белән дә сәүдә иттеләр. Рәүфәт Карамов өч капчык бәрәңге алып китте. 

Рәүфәт Кәрамов:
- Ярминкәләрне көтеп алам. Быел да көзге муллык белән тулы, сый-нигъмәтлеярминкәдән бик канәгать. Быел үземнең участокта бәрәңгенең уңышы әллә ни булмады. Өч капчык бәрәңге сатып алдым. Ярминкәне оештыручыларга зур рәхмәт!Халыкны кайгырту бит бу!. 

Түбән Юшадыдан Сергей Осипов үзе үстергән сарымсактан грануллы, порошок, вакуумлы сарымсакка чаклы алып килгән, аны авылда сарымсак короле дип тә йөртәләр. Наратлы Кичү авылыннан Диләрә Сафиуллина шәһәрдә үткән бер ярминкәне дә калдырмый, бу юлы да ул 14,5 килолы зур күркәләр алып килгән иде.

Шәһәребездә яшәүче Зөлфәт Саматов үзе генә дә «Заиковский» хуҗалыгыннан бер бот сыер ите сатып алды. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә аеруча өлкән буын вәкилләре сөенде. Мондый ярминкәгә ихтыяҗ зур һәм ул социаль әһәмияткә ия. Быел умартачыларга уңышлы ел килде, шуңа күрә бал сатучыларның баллары мулдан, бал сатып алучыларның да күңелләре шат.

Воровский авыл җирлеге вәкилләре мичтә пешкән кайнар коймак һәм тәмле чәй белән сыйладылар. Хуҗамәт авыл җирлеге төрле пирогларга чаклы пешереп алып килгән иде. Районыбызның авыл җирлекләре сөт һәм сөт продукцияләре, бал, салат, йомырка, тозланган кыяр, туңдырылган җиләк-җимеш, компот, помидор һәм башка бик күп төрле продукция, товарлар белән сәүдә иттеләр.

Ярминкәдә 7 түшкә сыер ите, өч түшкә сарык ите, бик күп кенә каз, күркә, үрдәк,тавык түшкәләре һәм аларның эч-башлары сатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев