Балалар арасында рәсемнәр конкурсы узды
Уңыш бәйрәмендә Минзәлә шәһәренең сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр авыл хуҗалыгы темасына багышлап төрле рәсемнәр ясаган иделәр.
Сәнгать мәктәбенә йөрүче 132 баланың хезмәтен җюри карап чыкканнан соң, төрле яшь төркемгә (өч төркем) бүлеп беренче, икенче һәм өченче урыннарны билгеләделәр. Район башлыгы Айдар Салахов әлеге конкурста җиңүчеләргә Диплом тапшырды һәм «Циркуль» кибетеннән товарлар алу өчен сертификат бүләк итте.
Бәйрәмгә килүчеләргә әлеге картиналарны карау мөмкинлеге тудырылган иде. Сатып алучылар да табылды. Картиналарның бәясе — 1500 сумнан алып 2000 сумга кадәр.
Елена Митюшкина(Минзәлә шәһәренең «Балалар сәнгать мәктәбе» Сынлы сәнгать бүлеге муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреҗдениесе җитәкчесе):
Безнең сәнгать мәктәбенә балалар бик теләп йөриләр, төрле картиналарны ясыйлар. Алар район башлыгы Айдар Салахов теләген белдергәч, картиналарны канатланып эшләделәр. Мәктәпкә йөргән һәр бала авыл хуҗалыгына багышланган картиналар ясады. Алар арасыннан 68 баланың картиналары күргәзмәгә сайлап алынды. Әлеге конкурста Гран-прига Яна Уханова лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев