Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бармы тәвәккәлләр?

Кулга каләм алырга ике контурлы газ казанын ремонтлату вакытында туган борчуларым этәрде.

Сүз дә юк, күп катлы йор­тлардагы фатирларга пар казаннары урнаштыру Минзәлә, Татарстан өчен генә түгел, ә Россия күлә­мендә техник революция булды. Бу юлда тәвәккәл адым ясап җитәкчеләр бердән, коммуналь хуҗа­лык өлкәсендәге күп про­блемаларны үз өсләрен­нән төшерделәр. Әмма бу дөрес юл. Чөнки шуның белән торак-коммуналь хезмәтләреннән файда­лануның тарифларын арт­тырмауга ирештеләр. Шул ук вакытта безгә - әлеге фатирларда яшәүчеләр

гә проблемалар артты. Үзәктән килгән җылыту­дагы проблемалар туган­да шәһәр башлыгыннан башлап, бу хезмәтләр­не күрсәтүче һәркемне сүгәргә була иде. Ә хәзер казан чыгымласа да, сый­фаты әлләни булмаган җылылык батареяларын­нан су акса да, үзебезгә (ягъни фатир хуҗалары­на) чабарга туры килә. Менә шунда башлана да инде проблема. Фатирда ир-ат яшәсә, яисә хуҗа­ларның слесарь-сантех­ник танышлары булса, бу проблема сиздермидер. Ә ярдәмчесез карт-коры нишләргә тиеш!? Ярый миңа күршеләрем, бигрәк тә Александр атакай бу­лышты, ә дистәләгән яр­дәмчесез калган ветеран­нарга кем булышыр?!

Миңа калса, район влас­тьлары бу өлкәдә "а" дигәч, "б"ны да эшкә җигәргә тиешләр. Газ хез­мәтләрен, җылыту сис­темасын ремонтлаучы оешма төзүне ныклы кон­трольгә алырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев