Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Башкарылган эшләрне активрак яктыртырга кирәк

Минзәлә районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Утырыш барышында муниципаль хакимият органнарына массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм үзенең рәсми сайтларында алар башкарган эшләрне активрак яктырту бурычы куелды. 

Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев үз чыгышында район җитәкчелеге эшчәнлеге турында социаль челтәрләрдән файдаланучылар тарафыннан калдырылган тискәре характердагы комментарийларны мисал итеп китерде, еш кына аларның сәбәбе - гражданнарның хакимият органнарының эш нәтиҗәләре буенча тулысынча хәбәрдар булмавы торуын ассызыклады.

- Хакимият органнары эшчәнлеге ведомстволарның рәсми сайтларында, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә актив яктыртылырга тиеш, - дип билгеләп үтте район Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев өстәмә һәм гомуми белем бирү системасында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен хокуксыз биләүдән кире кайтару буенча эш нәтиҗәләре, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү буенча чаралар турындагы доклад белән җир-милек палатасы башлыгы Роберт Шакиров чыгыш ясады.

Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйсуваров өченче затларга муниципаль милекне хокукый нигезсез файдалануга тапшыру очракларына юл куймау чаралары турында сөйләде.

Ә архив бүлеге җитәкчесе Ләйсән Нургатина ведомствоның дәүләт хезмәтләре өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев