Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Басуларга сарыклар хуҗамы

Күп тапкыр кисәтүләргә дә карамастан, Урыс авыл җирлегенә керүче Гөлек, Тулбай, Урыс авылы басуларында сарыклар рәхәтләнеп тамак туйдыра. "Нәтиҗәсе" дә күренә, кукурузларның башлары кыркылган, игеннәр тапталып беткән... Аларның хуҗалары "сарыкка паспорт бирмиләр, фамилиясе дә язылмаган" дип уйлыйлардыр, күрәсең. Һич юк, чара күреләчәк. Бәлки сарыкларның хуҗаларын тамгалары буенча да танучылар булыр?...

Күп тапкыр кисәтүләргә дә карамастан, Урыс авыл җирлегенә керүче Гөлек, Тулбай, Урыс авылы басуларында сарыклар рәхәтләнеп тамак туйдыра. "Нәтиҗәсе" дә күренә, кукурузларның башлары кыркылган, игеннәр тапталып беткән...

Аларның хуҗалары "сарыкка паспорт бирмиләр, фамилиясе дә язылмаган" дип уйлыйлардыр, күрәсең. Һич юк, чара күреләчәк. Бәлки сарыкларның хуҗаларын тамгалары буенча да танучылар булыр?

Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссия секретаре Татьяна Докукина, төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенең баш белгече Светлана Гыймаева, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Маулин составындагы комиссия урыс авыл җирлегенә кергән өч авылда да булып, йорт яны территорияләре торышын тикшерде. Гөлектә Тынычлык урамындагы 3 нче, 13 нче, 26 нчы йортлар янында, Зеленая урамындагы 24 нче, Садовая урамында - 1 нче, Центральная урамындагы 13 нче йорт янында төрле төзелеш материаллары, иске такта, шифер калдыклары һ.б. ш. чүп-чар өелеп ята.

Адмкомиссия аларның кайберләренә беркетмә төзеде, кайберләренә кисәтүләр ясалды, кимчелекләр 1 июльгә кадәр төзәтелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X