Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Батырларны искә алып...”

8 май конне иртәнге сәгать 10 да Иркәнәш авыл җирлегендә Бөек Җиңүгә багышланган “Батырларны искә алып...” дигән митинг булып узды.

Митингта Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Камалов Илгизәр Зәки улы, районнан килгән вәкил Сибгатуллина Фирдания Галимҗан кызы, имам-хатыйб Разиф хәзрәт Салахов, "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге – Иркәнәш бүлеге җитәкчесе Шәймәрданов Камил Шәйсемөхәммәт улы, җирлек ветераннар советы рәисе Лотфуллин Хәмзә Мотыйгулла улы бәйрәмгә килгән авылдашларыбызны, кунакларны котладылар. Шулай ук сүз тол хатыннар Фәймә Баһаветдинова, Саймә Шәймәрданова, тыл ветераны Кәшбизенун Рафиковка, сугыш чоры балалары Гөлфирә Каюмова, Рәис Кәбиров, Рәҗәп Исламовларга бирелде. Бәйрәмгә Иркәнәшнең соңгы сугыш ветераны Дилфнүн Кашаповның кызы Чаллыдан кайткан Лилия ханым да чыгыш ясады. Бәйрәмдә Иркәнәш җирлеге үзешчәннәре, Кызыл Төбәк, Яту,Тегермәнче авылыннан килгән укучылар катнашында музыкаль чыгышлар күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Шулай ук ветераннарыбыз һәм килгән кунаклар Камалова Илүзә һәм килене Гөлназ әзерләгән тәмле солдат боткасын да авыз иттеләр. "Бәйрәмне оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән депутатыбыз Миннехузин Равил Лотфулла улына бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез" - дип хәбәр итәләр Иркәнәштән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X