Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихоновка бәйрәм бүләге тапшырылды

92 яшендә дә үзен яшьләрчә хис итә, елмаеп йөри бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов.

Ул гомер буе Минзәлә хуҗалыкара төзелеш оешмасында шофер булып эшли.

–Районда төзелеш эшләренең киң колач белән барган чорында эшләдем дип куанам, – ди ветеран.

Беркайчан да зарланмый Михаил Яковлевич. Хәзер дә ул мәктәп балалары, студентлар, хәрби хезмәткә чакырылучылар алдында чыгыш ясый, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә.

Шәһәребездә яшәүче сугыш ветераны Михаил Тихоновны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгы якынлашкан көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде һәм истәлекле бүләк тапшырды, иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев