Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бензин җитәрлек, аптырап йөрмәсәң әгәр...

Бүген беренче тапкыр үз машинама бензин салу өчен чират тордым.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Чират диярлеге дә юк инде. Иртәнге биштә Минзәлә шәһәрендәге бер АЗС ка килеп басканда алда егерме автомобиль тора иде. Газ һәм солярка салучылар чиратсыз салды ягулыкны.

Бензин салуда гына озак булды. Алдагы машиналар ягулык салмыйча китә башлагач, күңелгә шик тә керде, хәтта. Юкка булмаган икән. 95 ле генә булган, өстәвенә ике генә пистолет эшли. 

Чират торганда гәпләшеп алган кешеләрдән сораштырып шуны белдем: ягулык аермасы бәядә генә. 92 е белән йөргән двигатель 95 белән күбрәк ара үтә, диләр. Башка фикерләр дә булды. Әмма ике марка бутаудан әллә-ни зыян юктыр. Чират торып вакыт үтә, билгеле, әмма ажиотаж юк. 

Башка ике АЗС бу вакытта эшләми иде. Ягулык килеп җитмәгәндер. Чөнки, без беркетелгән АЗС та карточка белән 92 ле булмаганда, үз акчама бензин салырга туры килде аларда. Шуңа, бензин маркасын һәм бәясен күзләп аптырап йөрмәсәң, Минзәләдә автомобильдә йөрүчеләр киеренкелек тоймаска тиешләр. Алга таба да шулай була күрсен!

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев