Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер көн эчендә 300 гектар иген суктырдылар

"Мензелинские зори" игенчеләре бүген иртә таңнан 300 гектарлы көзге бодай басуына төштеләр. Күз алдына китерегез әле: бер юлы 15 комбайн басуны иңләргә кереште.

Әлеге хуҗалыкта техниканың нинди көчле икәнен күрсәтер өчен махсус рәвештә санап чыгабыз: биредә 5 Акрос-585, 5 Нью-Холланд СХ, 8 Класс Тукано 450 һәм 1 Класс Мега 361. Әйткәнемчә, шуларның 15 бер юлы басуда эшли башлады. Биредә игенчелектә югары технология куллануы күзгә ташланып тора. Ничә көн яңгырдан соң да чүп үләне баш төртмәгән. Гектарыннан 55 центнерны югалтуларсыз алу өчен комбайннар түбән тизлектә йөри. Машиналар басудан ындыр табагына ташыганда өлгерми башласа, комбайннар ашлыкны 30 тонна сыйдырышлы күчмә ындыр табагына - махсус арбага бушаталар. Күчмә ындыр табагының үз үлчәве бар. Шоферга күпме ашлык алганлыгы хакында махсус чек бирелә. "Мензелинские зори" агрофирмасының җитәкчесе Илдар Акберов, агроном Рамил Биктимеров эш барышында басуда һәрдаим комбайнчылар янында. Берәр техник ватылу булса, аны рәтләү буенча экстренный чаралар күрәләр. Көненә 2 тапкыр ашату оештырылган. Комбайннар обед вакытында туктап тормый, чөнки экипажлар бер-берсен алыштырып тамак ялгыйлар. Оештыру әйбәт булгач, ритмлы эшләгән комбайнчыларның шактые 1000 тонна чиген уздылар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X