Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер миллион сумнан артык зыян

Әгәр энергетиклар сезгә түләүле хезмәтләр йөклиләр, яки кәгазь акча белән исәп-хисап итүне таләп итәләр икән - бу, һичшиксез, мошенниклар.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") 

Хәзерге вакытта электр энергиясен кулланучыларны алдау очраклары ешайды, дип хәбәр итәләр Минзәлә районы эчке эшләр бүлегеннән.

Мошенниклар үзләрен гражданнарга төрле түләүле хезмәтләр - электр челтәрендәге киеренкелек үлчәүләрен, счетчик эшенең дөреслеген тикшерергә, исәпкә алу приборын һәм автоматик өзгечләрне алыштырырга тәкъдим итүче энергосбыт хезмәткәрләре буларак таныштыралар. Мошенниклар гражданнарны чынлыкта төзек приборларын алыштырырга мәҗбүр итәләр, «тиз арада яңаны сатып алырга кирәк», дип үгетлиләр.

Азат Зиатдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары:

- Уяу булыгыз, сүзгә ышанмагыз һәм таныш булмаган кешеләрне үз фатирларына кертмәгез. Нинди дә булса документларны имзалаганчы, аларны игътибар белән укыгыз. Әгәр алдыгыздагы кешенең чын хезмәткәр булуына шикләнәсез икән, ачыклау өчен Энергосбытка шалтыратыгыз. Тиешле мәгълүматка ия булганда яки мондый хәлләр килеп туган очракта, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Гражданнарны, бигрәк тә ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләрне уяу булырга һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә чакырабыз.

сан

Минзәлә муниципаль районы территориясендә 2020 елда барлыгы 26 мошенниклык очрагы теркәлгән, шуларның 8е-банк карталары, 12се-интернеттан, 6сы абонент номерлары кулланылып башкарылган. Шул рәвешле Минзәлә муниципаль районында яшәүчеләргә китерелгән гомуми зыян 1 млн. сумнан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X