Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренче этап төгәлләнде

Сәүдә рәтләрендәге үзенчәлекле архитектура үрнәге булган ял урынын реконструкцияләүнең беренче этабы төгәлләнде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Үзгәртеп, матурайтып кору эшләренең үзара салым акчасына башкарылуын язган идек инде.Ел дәвамында, анда тагын нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеге хакында фикер алышулар дәвам итәчәк.Бүген әлеге урында район башлыгы Айдар Салахов та булды.Элек плиткалар ябыштырылган стенаның бетонлап,яңача ясалуы уңай яктан билгеләп үтелде.Кышны ничек чыгар?Карны эттергәндә тракторлар "сөзмәсә",яшьләр шешә генә түгел,башларын белән бәрелсә дә ватылмаячак, диделәр төзүчеләр.Түбә быел булмаячак.Киләсе елга чәчәк түтәлләренең ташлары да алыначак.Уртада утырып ял итү урыннары янында чәчәкләр күчереп йөртмәле савытларда булачак.Түбә скамья ,фотога төшү өчен куелачак фигуралар өстендә генә булачак.Як-якларда урнашкан кибет хуҗаларына да яңарту буенча тәкъдимнәр биреләчәк.
Айдар Салахов:
- Биредә матурайту эшләрен киләсе елгада да дәвам итүне үзара салым акчасына планлаштырабыз икән,кыш буе кешеләрдән тәкъдимнәр җыячакбыз.Башка төбәк ,районнарда булганда матур үрнәкләрне өйрәнеп,үзебездә кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев