Беренче ноябрьдә Данила тагын җырлаячак
Минзәлә шәһәрендә яшәүче, җырчы Данила Новиковны бүген бөтен ил белә.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 29 октябрь).
Данила НТВ каналында бара торган дүртенче халыкара вокаль шоу “Ты-супер” тапшыруының беренче турын да катнашып ярымфиналга эләкте. Икенче чыгышы НТВ каналыннан 1 ноябрьдә була. Минзәләне, шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбен һәм Татарстаныбызны таныткан яшь җырчы әле кичә генә Мәскәү шәһәреннән шәһәребезгә берничә көнгә генә кайтты. Кайту уңаеннан аның белән шул уңайдан 1 нче урта мәктәпнең “Үсеш ноктасы” кабинетында мәктәп укучылары белән очрашу булды. Әлеге очрашуда мәктәп директоры Ольга Ильина Данила Новиковка мәктәпнең Мактау кәгазе, сәгать бүләк итте.
Ольга Ильина:
-Безнең укучыбыз халыкара вокаль шоу “Ты –супер” тапшыруында катнашты, ярымфиналга эләкте. Даниланың 1500 бала арасыннан 58 бала арасына эләгүе генә дә аның ни дәрәҗәдә җыр-моңга гашыйк һәм талантлы икәнен күрсәтеп тора. Данила бик тырыш егет, киләчәктә дә аңа уңышлар гына телик. Данила молодец!
“Минзәлә-информ” газетасы журналисты Дилфас Галиев Данила Новиковка газетаның махсус бүләген тапшырды. “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев Данилага йөзү бассейнында йөзәр өчен абонемент белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев