Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Быел Минзәләдә яшәүче Йосыф ага белән Фәнүзә ханым Кадыйровларның гаилә корганнарына 50 ел тулды. Бер-берсенә ихтирамы, ярты сүздән аңлаулары, кешеләргә игътибарлы булулары, балаларына һәм оныкларына мәхәббәте яшәтә аларны. Йосыф ага Күзкәй мәктәбен, җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Өченче курста укыганда армиягә алына, училищены армия хезмәтеннән соң...

Быел Минзәләдә яшәүче Йосыф ага белән Фәнүзә ханым Кадыйровларның гаилә корганнарына 50 ел тулды. Бер-берсенә ихтирамы, ярты сүздән аңлаулары, кешеләргә игътибарлы булулары, балаларына һәм оныкларына мәхәббәте яшәтә аларны.

Йосыф ага Күзкәй мәктәбен, җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Өченче курста укыганда армиягә алына, училищены армия хезмәтеннән соң гына тәмамлый. 1969 нчы елга кадәр ул Урыс, Дәвек, Югары Байлар мәктәпләрендә балалар укыта. Күзкәйдә, "мәхәббәт базары"нда Фәнүзәне очрата. (Ул вакытта Күзкәй базарын шулай атыйлар). Озак та үтми, алар өйләнешәләр, 1964 нче елның марты була бу. Фәнүзә - Иске Байларда, Йосыф исә Югары Байларда укыта. Шул рәвешле тормыш корып, барлык мәшәкатьләрен бергә күтәрәләр. Тора-бара Фәнүзә дә тормыш иптәше белән бер мәктәптә укыта башлый.

Йосыф читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Менә шуннан соң аны "Ярыш" колхозының партком секретаре итеп сайлыйлар. Партия эше Кадыйровны үз эченә бөтереп алып кереп китә. Эшләгәндә төрле очраклар була.

1978 нче елда Кадыйровны "30-летие Победы" колхозы рәисе итеп сайлап куялар. Ул елның яңгырлы җәе-көзе яшь председательгә бик зур сынау була. Әмма тырышалар, икмәкне җыеп алып бетерәләр. Ул эшләгән елларда колхозда киң колач белән төзелеш алып барыла. Калтак җидееллык мәктәбе кечкенә өйләрдән генә оештырыла, димәк, анда мәктәп төзү зарурлыгы туа. Мәктәп директоры Бикә Әхмәдиева да мәктәп төзергә кирәклеге хакында гел искәртеп тора. Проект төзергә бригада чакыралар, әмма монда су булмагач, бу эштән баш тарталар. Ул вакытта нефтьчеләр зур магистраль торбалар салып яталар икән. Кадыйров алар белән килешеп, авылның буеннан буена траншея казытырга була һәм бер төн эчендә(!) аны казып та куялар.Шул рәвешле, су мәктәп янына килә, мәктәп төзелә башлый.

Ул елларда Әтрәкле - Айман, Әтрәкле - Калтак авыллары арасында юллар күтәрелә. Айманда башланган клуб төзелеп бетә, Мөшегедә - коровник, Әтрәкледә - ашлама склады, 30 тонналы үлчәү, колхозчылар өчен дүрт йорт төзелә, Филимоновкада артезиан скважинасы сафка баса.

1984 нче елдан соң Кадыйров "Минзәлә" совхозы директоры урынбасары булып эшли, Дружба бүлекчәсендә управляющий, куркынычсызлык инженеры, профсоюз оешмасы җитәкчесе кебек җәмәгать эшләрен алып бара. Авылны төзекләндерүгә зур өлеш кертә: Юртау авылы каршында бакча утырталар, аны тәрбияләп үстерәләр, агачлар гөрләп үсеп китәләр. Совхозда производство да ныклы адымнар белән үсә. КПСС ҮКның Министрлар Советының, ВЦСПСның Кызыл Байрагы тапшырылу моңа ачык дәлил. Җитәкчелек эше бик җаваплы вазыйфа, моны үзе эшләп караган кеше генә белә, чөнки ул халык арасында, бөтен тормышы, эчке дөньясы, әхлагы белән башкаларга үрнәк булырга тиеш.

Ире колхозда, совхозда бер караңгыдан икенче караңгыга, ялсыз эшкә йөргәндә, тормышны алып бару, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерү, сыер саву һәм башка мең төрле мәшәкатьләр хатыны Фәнүзә җилкәсенә төшә. Ул балалар бакчасында башка милләт балаларын татарча җырларга, биергә өйрәтә, концертлар, кичәләр оештыралар. Болар өстенә өй янында бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Ире артыннан авылдан-авылга күчеп йөри торгач, хатын-кызның эш мәсьәләсендә дә кыенлыклар туып кына тора. Мондый проблемалар Фәнүзә ханымны да читләтеп үтмәгән, әлбәттә.

Йосыф аганың хуҗалыклы, гаилә җанлы кеше булуы, хатынына булган олы мәхәббәте, тирән ихтирамы аңа бик күп мәшәкатьләрне авырлыксыз хәл итәргә ярдәм итә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев