Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Минзәләдә Актаныш районы үзешчәннәре концерты

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары, барыгызны да бүген, 18 сәгатьтә, шәһәребез уртасындагы Муса Җәлил исемендәге паркта булачак концертка чакырабыз. Бүген бездә актанышлылар чыгыш ясасалар, 26 июльдә без үзебез концерт программасы белән Актанышка барачакбыз.

Күрше-тирә районнар белән безнең район арасында кара-каршы концертлар дәвам итә.

Шушы уңайдан бүген шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге паркында Актаныш районы үзешчән сәнгатендә катнашучылар концерты.

Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә район мәдәният сарае директоры:

–ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Дуслык күпере” проекты нигезендә үткәрелә мондый чаралар. Үзегез күреп торасыз, соңгы елларда  безнең республикада районнарында, шул исәптән безнең районда, яңа мәдәният йортлары, клублар төзелде, шушы юнәлештәге дәүләт программасы быел да тормышка ашырыла. Клубларда хәзер рәхәтләнеп эшләргә, ял итәргә була. Билгеле ки, әлеге мәдәният учаклары үз функцияләрен үтәргә тиеш. Мәдәният учакларын җанландыруны күздә тотып, шулай ук районнар арасындагы дуслыкны ныгыту, тәҗрибә уртаклашу, үзара аралашуны максат итеп куйган әлеге проект һәммәбезне яңа башкаручылар, яңа сәнгать үрнәкләре белән дә таныштыра. Без үзебез дә “Нур” театры режиссеры Мөслимә Гайниева төзегән проект белән Актаныш, Мөслим районнарының яңа клубларында берничә тапкыр концерт куеп кайттык. Милләттәшләребез белән очрашулар, алар белән милләт, тел язмышы хакындагы әңгәмәләребез булсынмы, болар телебезне саклау өчен дә эшләнә. Шуңа да тел, милләт өчен җан атып яшәүчеләр күбрәк булсын иде дип телим. Телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау безнең иң зур бурычыбыз! Аны кемдер түгел, ә үзебез сакларга тиешбез!

Кунак ашы - кара-каршы, дип, актанышлылар да безгә  җавап итеп бүген концерт белән киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев