Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Бу көнне җәмәгать тәртибе сагында торучылар үзләренең авыр, әмма җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булган хезмәтләре өчен котлаулар һәм тәбрикләүләр алалар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы бүлеге хезмәткәрләре дә театр бинасында үткәрелгән тантаналы чарада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, анда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде. Тантаналы чара...

Бу көнне җәмәгать тәртибе сагында торучылар үзләренең авыр, әмма җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булган хезмәтләре өчен котлаулар һәм тәбрикләүләр алалар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы бүлеге хезмәткәрләре дә театр бинасында үткәрелгән тантаналы чарада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, анда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде. Тантаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды, Наталья Железкова белән Вероника Муринова әзерләгән һәм алып барган концерт һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәде.

Район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов тантанада катнашучыларны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бәйрәм белән котлады, эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен билгеләп үтте, гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады.

- Үзегезнең полномочиеләр бәрабәренә сез закон кысаларында эш итәргә бурычлы. Власть органнарының авторитеты, җәмгыятебез иминлеге сезнең һөнәри осталыгыгызга, җаваплылыгызга, принципиальлегезгә нык бәйле. Хәзерге вакытта эчке эшләр органнары алдындагы бурычларның берсе - ул гражданнарның һәм тулаем җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, милләтләр арасында конфликтлар булдырмауга ирешү, хокук бозуларга каршы профилактика эшләре алып бару, район халкы белән актив элемтәдә тору, - дип полиция хезмәткәрләре алдында торган бүгенге бурычларны әйтеп узды, һөнәри осталыкларын һәм алар иңендә торган җаваплылыкны билгеләп үтте.

Фәис Зәкиҗанович полиция хезмәткәрләренә үзләренең хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары өчен рәхмәтен җиткерде, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары теләде, аннары эчке эшләр органнарында аеруча яхшы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен полициянең бер төркем хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Россия ЭЭМның Минзәлә районы бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Хаҗиев үзенең котлавында эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә һәм ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, түземлек, кыюлык, уңышлар теләде. Илсур Миңнехәмәтович полиция майоры Ольга Гарнышевага, полиция капитаны Илнур Вәлиевка, өлкән лейтенант Илназ Хәкимовка "Хезмәттәге осталык өчен" медален, полиция капитаны Илһам Шакировка ТР буенча ЭЭМ Дипломын тапшырды.

Җәмәгать тәртибе сагында торучыларны шулай ук район суды рәисе Рәшит Кашапов, прокурор Феликс Хафизов, тикшерү изоляторы начальнигы Тимур Яруллин, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе Наил Гарипов, педкөллият директоры Миңнегөл Мифтахова котлады, җылы теләкләрен җиткерде.

Тантаналы чарада катнашучылар хезмәт бурычын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тарих битләреннән

Бәйрәм тарихы Россия тарихына барып тоташа. Петр1 (1715 елда) җәмәгать тәртибен саклау йөзеннән полиция хезмәтен төзи. Грекчадан тәрҗемә иткәндә, полиция сүзе дәүләт белән идарә итү дигәнне аңлата. 1917 елгы революциядән соң ук, 10 ноябрьдә милиция төзелә, аңа да шушы ук функцияләр йөкләнә. Президент Указы белән 2011 елда полиция дигән исем кабат кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X